Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әдәби хәзинә“дә – әгерҗелеләр ФОТОРЕПОРТАЖ

Узган атнада ТНВ каналының "Әдәби хәзинә" тапшыруын әзерләүче һәм алып баручы журналистлар өч көнлек эш сәфәре белән безнең районда булдылар. Алар Салагышта драматург Юныс Әминев, Девәтернә һәм Наратта шагыйрь, композитор Ләбиб Айтугановның иҗатына, Иж-Бубыйда мәдрәсә тормышына багышланган сюжетлар төшерделәр. Өч атна рәттән "Әдәби хәзинә" тапшыруы безнең районга багышланачак. ТНВ каналында...

Узган атнада ТНВ каналының "Әдәби хәзинә" тапшыруын әзерләүче һәм алып баручы журналистлар өч көнлек эш сәфәре белән безнең районда булдылар.
Алар Салагышта драматург Юныс Әминев, Девәтернә һәм Наратта шагыйрь, композитор Ләбиб Айтугановның иҗатына, Иж-Бубыйда мәдрәсә тормышына багышланган сюжетлар төшерделәр. Өч атна рәттән "Әдәби хәзинә" тапшыруы безнең районга багышланачак. ТНВ каналында бу тапшыру шимбә 13 сәгатьтә, якшәмбе 12.30 сәгатьтә эфирга чыга.
Шимбә көн Нарат авылына "Татарстан-Яңа Гасыр" теле-радиокомпаниясенең генераль директор урынбасары Миләүшә Айтуганова әтисенең апасы Әрибәдә кунак булып китте. Ул әтисенең истәлекләрен, аның иҗат җимешләрен туплавын әйтте. Бу көнне Девәтернә, Нарат мәктәпләрендә якташыбыз Ләбиб Айтугановның 80 еллыгына багышланган әдәби кичәләр узды. Девәтернә мәктәбенең иң яхшы укучыларына Ләбиб Айтуганов стипендиясен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев