Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дәшми кала алмыйм

Бу араларда Президентлыкка кайбер кандидатларның һәм аларның ышанычлы вәкилләренең чыгышларын тыңлап, чын йөрәктән куркуга һәм борчуга калдым. Илдә революция ясап, матур тормыш вәгъдә итүчеләргә ышанасызмы соң сез, җәмәгать? Мин һич тә ышанмыйм. Ветеран хәбәрче буларак, сайлаулар алдыннан дәшми кала алмыйм. Беренчедән, безгә революция ки-рәк-ми! Сугышларны, бәрелешләрне күп күрде инде безнең...

Бу араларда Президентлыкка кайбер кандидатларның һәм аларның ышанычлы вәкилләренең чыгышларын тыңлап, чын йөрәктән куркуга һәм борчуга калдым. Илдә революция ясап, матур тормыш вәгъдә итүчеләргә ышанасызмы соң сез, җәмәгать? Мин һич тә ышанмыйм. Ветеран хәбәрче буларак, сайлаулар алдыннан дәшми кала алмыйм.
Беренчедән, безгә революция ки-рәк-ми! Сугышларны, бәрелешләрне күп күрде инде безнең халык. Хәзер, әнә, Украина, гарәп илләрендәге кан коюларны, җимерүләрне телевизордан күреп торабыз. Сайлауларны уенга санап, шул алтын таулар вәгъдә итүче кандидатлар өчен уйламыйча тавыш бирсәләр, безгә дә шундый куркыныч янамас дип кем ышандырып әйтә ала. Шуңа күрә, 4 мартта Президентыбызны сайлаганда, тормышка кара күзлектән генә карап түгел, чынбарлыктагы казанышларны күз алдына китереп, ил җитәкчелегенең шушы юлдан баруын теләп, тавыш бирергә чакырам сезне, райондашларым. Бүгенге тормышыбыз шөкер итәрлек, җәмәгать. Яшьлегебездә мондый рәхәтлекләр төшкә дә кермәде бит. Иртән торуыбызга өебез җылы, су килә, кибеткә чыксаң, күгәрчен сөте генә юк, пенсияне вакытында китерәләр. Әгерҗегә барыйм дисәң, көн саен автобус йөри, асфальт юлдан гына җилдерәбез. Хәзер икенче балаңны тапсаң, уч тутырып акча бирәләр. Ялкау булмаган, тәвәккәл авыл кешесенә абзар тутырып мал асрау, үз эшен башлау өчен хөкүмәт ярдәм итәм дип тора. Өй саен диярлек җиңел машина, күпләрнең тракторы, йөк машинасы да бар. Теләгең булса, кибет ач. Кыскасы, тырыш, башы эшләгән кеше тормыш алып баруның җаен барыбер таба, хөкүмәткә генә салынып, "бир!" дип ятмый. Эшләмичә, хөкүмәтне сүгеп кенә матур, мул тормыш килми ул.
Бүген миндә бер генә теләк: сайлауларда халык бик уйлап тавыш бирсен дә, 5 марттан соң да ил җитәкчелеге шушы юлдан баруны дәвам итсен иде.
Фаягөл Әхмәтшина,
Кадыбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев