Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дезоморфин кабергә кертә

Аның чәчәк кебек гомере район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә өзелде. Бик газап чигеп җан бирде ул. Башта өзлегү процессы башланды. Аннан бавыры, талагы таркала башлады. Бөтен тәнендә эренле яралар барлыкка килде. Авыртуларын көчле дарулар белән генә вакытлыча басып торсалар да, түзәр әмәле калмаган чаклары да бик еш булды аның. Исән...

Аның чәчәк кебек гомере район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә өзелде. Бик газап чигеп җан бирде ул. Башта өзлегү процессы башланды. Аннан бавыры, талагы таркала башлады. Бөтен тәнендә эренле яралар барлыкка килде. Авыртуларын көчле дарулар белән генә вакытлыча басып торсалар да, түзәр әмәле калмаган чаклары да бик еш булды аның. Исән килеш күз алдында череде ул...
Бу - ниндидер куркыныч фильм турында түгел. Бу - бер яшь наркоман райондашыбызның газапланып үлүе турында табиб сөйләгән сүзләр. "Соңгы елларда синтетик наркотиклар аеруча популярлык казанды. Героин куллана торган күп кенә наркоманнар хәзер дезоморфинга күчте. Чөнки ул ун тапкырга арзанрак. Аны исә өй шартларында составында кодеин булган дару препаратларыннан бик җиңел генә ясап була", - ди район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Виталий Караяни.
Иң куркынычы: бу наркотик морфинга караганда тугыз тапкырга агулырак икән. Кеше бер тапкыр кулланганнан соң ук аңа бик тиз күнегә һәм аннан башка яши алмый башлый. Нәтиҗәдә наркоманның организмы, чын мәгънәсендә, исән килеш череп бара һәм дезоморфин 1,5 ел эчендә үлемгә китерә.
Бу атнада Казанда Наркотикларга каршы көрәш буенча федераль хезмәт башлыгы Виктор Иванов катнашында узган киңәшмәдә дә наркотикларның иң куркыныч төренә әйләнеп баручы дезоморфин турында җитди сөйләшү булды. "Дезоморфин кулланучылар саны Россиядә 250 меңгә килеп җитә язды. Бу күрсәткеч соңгы ике елда гына да 25(!) тапкырга артты. Дезоморфин кулланучыларның гомере героин наркоманнарына караганда 5 тапкырга кыскарак. Бу эпидемияне кичекмәстән туктатырга кирәк. Күз алдында исән килеш череп, үлеп баралар бит алар", - диде Виктор Иванов.
Моңа кадәр составында кодеин булган дарулар аптекаларда ирекле сатылды. Кем күпме тели, шуның кадәр сатып ала иде. Наркоманнар исә, андый даруларны күпләп алып, дезоморфин ясадылар. Россиянең дүрт төбәгендә моңа чик кую өчен кодеинлы даруларны табиб рецепты белән генә сатып алуны гамәлгә керттеләр. Бу дүртлектә Татарстан да бар. 3 ноябрьдә Президент Рөстәм Миңнеханов "Халыкның гомерен саклау һәм кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы законга кул куйды. Моннан тыш, Административ хокук бозулар турындагы кодекска да өстәмәләр кертелде: закон таләпләрен бозган өчен вазифаи затларга - 50 мең, юридик затларга 1 млн сум штраф каралган.
Кодеинлы даруларны ирекле сатуны туктату турында апрель аенда ук сүзләр йөргән иде. Президент, Хөкүмәт, Дәүләт Советы адресларына киң җәмәгатьчелектән бу турыда күп мөрәҗәгатьләр кергән. "Безнең район яшьләре дә читтә калмадылар. Республика җитәкчелегенә без дә мөрәҗәгать юлладык", - ди яшьләр сәясәте бүлеге баш белгече Лариса Әхмәтҗанова. Чөнки дезоморфин безнең район яшьләрен дә читләтеп үтмәде. "Быел көзен Әгерҗедән дезоморфинга бәйле ике яшь кеше, ярдәм сорап, безгә мөрәҗәгать итте. Аның берсен наркология үзәгенә дәваланырга җибәрдек. Моннан тыш, районда дезоморфин кулланган ике яшь кешенең гомере өзелде", - ди Виталий Караяни.
Кодеинлы даруларны табиб рецепты буенча гына сату кайбер кыенлыклар тудырачак, әлбәттә. Поликлиникада рецепт яздырырга чиратлар булачак. Мәсәлән, баш авыртуын баса торган дару сатып алу өчен дә табибка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Закон нигезендә бер рецепт буенча ике упаковка дару рөхсәт ителә.
"Әгәр мондый дару сорап мөрәҗәгать иткән пациент наркотик бәйлелеккә шикле булса, табиб аны наркологка җибәрергә тиеш", - ди Виталий Караяни.
Хәзер дәүләт карамагындагы аптекаларга да мәшәкатьләр өстәлә. Чөнки кодеинлы дарулар аерым исәптә һәм ныклы контрольдә булачак. "Бу закон безгә өстәмә эш тудырачак. Әмма сүз яшьләрне үлемнән саклап калу турында барганда бернинди кыенлыклар да куркытмый. Составында кодеин булган даруларның 15 ноябрьдән рецепт буенча гына сатылуын райондашлар алдан белеп торсыннар иде", - дип мөрәҗәгать итә 56нчы аптека мөдире Әминә Галиева.

Хөрмәтле райондашлар, әгәр сез наркотик матдәләр сатучылар, берәр фатирга йә йортка күпләп җыелышып наркотик кулланулары, аптекаларда кодеинлы даруларны ике упаковкадан артык сатулары турында беләсез икән, Алабугадагы наркотикларга каршы көрәш буенча районара идарәнең ышаныч телефонына шалтыратыгыз: 8(85557)39770 яки район эчке эшләр бүлегенә: 22541. Шалтыратуларыгыз сер итеп саклана.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев