Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Девәтернәдә – Африка кошлары

Девәтернәдә Илшат ШӘРИПОВ хуҗалыгында Африка кошлары - страуслар яшәве турында ишеткәч, телевизордан яки зоопарктан гына күреп белгән әлеге кошлар турында кызыксынуыбыз бермә-бер артты һәм көн салкынлыгына да карамадык, ара ераклыгын да уйламадык, Тугызбуйга юл тоттык. Страуслы хуҗалык - Илшатның башында мең төрле уй, хыял. Ул нәрсә уйласа, шуны тормышка ашырмый...


Девәтернәдә Илшат ШӘРИПОВ хуҗалыгында Африка кошлары - страуслар яшәве турында ишеткәч, телевизордан яки зоопарктан гына күреп белгән әлеге кошлар турында кызыксынуыбыз бермә-бер артты һәм көн салкынлыгына да карамадык, ара ераклыгын да уйламадык, Тугызбуйга юл тоттык.

Страуслы хуҗалык
- Илшатның башында мең төрле уй, хыял. Ул нәрсә уйласа, шуны тормышка ашырмый туктамый. Әнә бит, хәтта страуслы да булдык, - дип уенын-чынын бергә кушып елмаеп каршы алды безне хуҗабикә Гөлия ханым.
Африка кошларын алуын үзе дә сизми калган Илшат абый. Дуслары Түбән Новгородтагы страус фермасы турында сөйләгәч, аларны барып карау теләге уяна анда. Интернеттан бу кошларны тәрбияләү турында мәгълүмат җыя, укый, эзләнә. Һәм көннәрдән беркөнне юлга кузгала. Ата, ана һәм баладан торган бер страус гаиләсен һәм инкубатор алып кайта. Бер кош 70 мең сум торса да, бәядәмени хикмәт...
- Кошлар бездәге яшәү шартларына авырдан ияләштеләр дип әйтмәс идем. Алар яшәгән Түбән Новгородта да һава торышы безнекеннән әллә ни аерылмый. Әнә, күрәсезме, 30 градус салкында да алар урамда йөриләр, - дип страуслар белән таныштыра Илшат абый.
Чынлап та, салкынга ияләшкәннәр кошлар. Әмма чит кешене үз итмәгәннәре күренеп тора. Бакчага аяк басуга ата старус безгә таба якынлаша да башлады. Озын муенлы, озын аяклы бу коштан куркып чыгып качканны сизми дә калдым. Ә бит ул типсә, үтерергә дә мөмкин икән.
- Әгәр киемемне алыштырсам, кошлар мине үзләренә якын да китермиләр. Яннарына гел бертөрле киемнән керәм, хәтта башлыкны да үзгәртмим, - ди Илшат абый.
- Ә мине кошлар бөтенләй чит итә. Алар янында Илшат һәм кечкенә оныклар гына кайнаша. Бала-чага мәш килә кошлар янында, - ди Гөлия апа.
Страусларны җәй буе кыяр, кишер белән сыйлаганнар. Ә кышкы чорда фураж, ваклаган печән бирәләр. Февраль ахырларында комбиазыкка күчәләр.
Страуслар апрельдән ноябрьгә кадәр йомырка салалар. Алар да авырлыклары белән шаккатыра. Йомырканың берсе - 1,5 кило.
- Узган ел йомыркаларны әрәм-шәрәм итеп бетердек. Инкубатор эшләмәде, шуның аркасында йомыркалар бозылды. Инкубаторны кире тапшырып янә ике страус алып кайттым, - ди Илшат абый. Һәм хәзер Шәриповлар хуҗалыгында биш страус яши. Быел цех ясап, яңадан инкубатор алып кайтып йомыркалардан чебешләр чыгарып карамакчы ул.
Әлеге кошларны алып кайткач, Шәриповлар хуҗалыгына зоопаркка килгән кебек халык агылган. Мәктәп укучыларын хәтта автобуслар белән алып килгәннәр. Җәй көннәрендә бала-чага койма башына менеп карый икән страусларны.

Булганнан бар да була
Авыл балалары шәһәргә шуу ягын карасалар да, Гөлия-Илшат Шәриповларның олы кызлары гаиләләре белән авылда яшәп көн күрәләр. Лилиянең җәмәгате Ильяс - Кизнердан, Алиянеке Айрат Әгерҗедә туып-үскән булсалар да, авылга кайтырга каршы килмәгәннәр. Кияүләр - бабаларының төп ярдәмчеләре.
- Балалар шәһәрдә торсалар да, аларны авылда яшәүче әти-әни туйдырганы беркемгә дә сер түгел. Аннан акчалы эшең, фатирың булмаса, кеше өстендә яшәүнең ни кызыгы бар соң? Шәһәр тормышына беркайчан да кызыкмадым. Балаларга да "әйдәгез, авылга кайтыгыз" дигәч бик рәхәтләнеп риза булдылар, - ди Илшат абый.
Кыз-кияүләрнең үз йортлары булса да, алар күп вакытларын әти-әниләре янында уздыралар. Оныклар Адель, Данил, Азалия, Зәринә дә әби-бабай янында күңелле дә, рәхәт тә, диләр. 10 сыйныфта укучы Гөлинә белән 2 сыйныфтагы Айбулат мәктәптән кайткач, өй эче Сабантуйны хәтерләтә. Әле өйдә барысына терәк булып яшәүче әбиләре булу да - олы бәхет.
Илшат абый алты җир пае алып инде берничә ел ашлык чәчә, печән үстерә икән. "Алҗуны белми ул", диләр аның турында авылдашлары.
- Мин бит үзем генә эшләмим. Кияүләрем менә дигән! - ди Илшат абый баш бармагын күрсәтеп. Чынлап та, трактор белән комбайнны иярләргә өйрәнгәннәр шәһәр егетләре. Җирне дөрес эшкәртмәсәләр, бабай кушуы буенча янә бер кат эшләп чыгалар. Ә бер ялгышкан ат кире абынмый дигәндәй, Айрат белән Ильяс та икенче кат кушылган эшне тел-теш тидермәслек итеп башкаралар. Хәзер инде шәһәр егетләре җирне ничек эшкәртергә, чәчәргә кирәклеген күз йомып та әйтә алалар. Авылда төпләнүләренә дә үкенмиләр үзләре.
- Үзебез эшкәртәбез, чәчәбез, урабыз дигәндәй, барысын да җайлап кына башкарып чыгабыз. Елның-елында үзебезнең малларга җитәрлек ашлык, печән, салам әзерлибез, - ди Гөлия апа.
Байлык артыннан кумыйлар, булганына шөкер итеп, эшләп дөнья көтәләр Шәриповлар. Кызлар да эш урыннары белән тәэмин ителгәннәр. Үзләренең кибетләрендә сатучы алар.
- Авылларда эшче яшендәге кешеләр, яшьләр кими дигән заманда Илшат Шәрипов һәм аның балалары кебек авыл тормышы белән кайнап яшәүчеләр барлыгына бик сөенәбез. Авылда узучы һәр бәйрәмнең иганәчесе дә ул Илшат әфәнде. Беркемгә дә ярдәм кулы сузудан баш тармыйлар, авыр хәлдә калдырмыйлар, - ди әлеге гаилә турында авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов.
"Булганнан бар да була", диләр бит. Илшат әфәнде дә барысына да фәкать үз тырышлыгы белән ирешә. Ә алда планнар тагын да зуррак: кошчылык фермасы ачу теләге бар аның. Анысы да чынга ашар, чөнки Илшат абый - ярты юлда туктап кала торганнардан түгел ул.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев