Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Девәтернәдән үрнәк мөгаллимнәр гаиләсе

Һәр авылның йөзен булдыруда аның тарихы, гореф-гадәтләре, халкының кәсеп-шөгыльләре һәм авылда яшәүче шәхесләре зур роль уйный. Сүзем - Девәтернәнең якты йөзен булдыруда зур урын алып торган мөгаллимнәр гаиләсе - Камил-Галия МОРАТОВлар турында. БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ Моратовлар турында мин ике сүз белән "бәхетле гаилә" димен. Ләкин бәхетле гаилә төзү өчен дөрес тормыш...

Һәр авылның йөзен булдыруда аның тарихы, гореф-гадәтләре, халкының кәсеп-шөгыльләре һәм авылда яшәүче шәхесләре зур роль уйный. Сүзем - Девәтернәнең якты йөзен булдыруда зур урын алып торган мөгаллимнәр гаиләсе - Камил-Галия МОРАТОВлар турында.

БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ

Моратовлар турында мин ике сүз белән "бәхетле гаилә" димен. Ләкин бәхетле гаилә төзү өчен дөрес тормыш юлын эзләп табарга, сайлаган һөнәреңне яратырга, бер-береңне аңлый белергә, кайгыны иңне-иңгә куеп күтәрешергә, бер-береңнең уңышына, шатлыгына ихлас сөенергә, һәр икеңнең туганнарын, әти-әниләрен кайгырта белергә кирәк. Моратовлар гаиләсенә шушы матур сыйфатлар хас.

БАЛАЛАРНЫҢ ЯКЫН ДУСТЫ

Гаилә башлыгы Камилнең кырык елдан артык хезмәт стажы бар. Егерме елдан артык ул Девятернә мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләрен укыта. Камил Нургаянович - балаларның якын дусты, яраткан укытучысы. Укучылар белән аралашуда аның үзенчәлекле таланты бар. Дәрестә һәр теманы тормыш белән бәйли белә, мавыктыргыч мисаллары, гади теле белән балаларны әсир итә. Аны укучылары гадилеге өчен хөрмәт итә. Алтыдагы белән алтыдагыча, алтмыштагы белән алтмыштагыча аралаша, киңәшләр бирә белә ул. Шуның өчен дә Камил яныннан кеше өзелми. Аны замана яшьләренең рухи-әхлакый хәле, дөньяга, хезмәткә мөнәсәбәтләре борчый. Үзе белем биргән укучыларының киләчәктә нинди юлдан китүе, тормышта үз урыннарын табулары өчен дә җаваплы икәнлеген яхшы аңлый Камил.

Педагог мәктәптә, районда уза торган бәйге-чаралардан читтә калмый. Укытучыларның кышкы һәм җәйге район спартакиадаларында күп тапкыр уңышка иреште, "Тормыш иминлеге нигезләре - ел укытучысы" район бәйгесендә I һәм II урыннарны яулады. Кабинетлар буенча һәм методик эшләнмәләр бәйгесендә дә беренчелекне алды.

Камил Нургаянович мәктәп коллективына эшкә килгән елыннан бирле профсоюз оешмасын җитәкли. Хезмәттәшләренең мәнфәгатьләрен яклау, ялларын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру, мөгаллимнәрнең балалары белән төрле бәйрәмнәр үткәрү - болар тынгысыз җитәкченең тырышлыгы, вакыты белән исәпләшмичә эшләвенең нәтиҗәсе.

САБЫР, УҢГАН, ГАДЕЛ...

Камил Нургаяновичның тормышта да, хезмәтендә дә олы таянычы, ярдәмчесе - җәмәгате Галия Габдулла кызының югары эрудицияле, шул ук вакытта сабыр, уңган, кызыксынучан, белемгә омтылучан, гадел һәм инсафлы булуын мәктәптә укыган елларыннан ук хәтерлим. Күп еллар укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галия ханым - һәр дәрескә иҗади якын килә белүе, төгәл, тырыш, игътибарлы булуы белән балаларның, әти-әниләрнең, хезмәттәшләренең тирән ихтирамын яулаган шәхес, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Күп еллар бергә эшләү барышында мин Галия Габдулловнаның төгәллегенә, тапкырлыгына, үз эшен иҗади якын килеп башкаруына һәрвакытта да сокланып карадым.

ИКЕСЕ ДӘ - ЮБИЛЯР

Авыл укытучысы яшәү рәвеше белән дә тәрбияли ул балаларны. Мәктәптән соң калган аз гына вакытта да терлек асрарга, өлкән яшьтәге авыру әниләрен тәрбияләргә, бакчада, ишек алдында гөлләр, бакчада төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә вакыт табалар Моратовлар. Мин аларның йортындагы, бакчаларындагы, хуҗалыктагы тәртипкә, матурлыкка сокланып карыйм.

Бердәнбер кызлары Рамилә дә - үзләре кебек хезмәт сөючән, тырыш, тәрбияле, гадел. Уку елларында мәктәпнең горурлыгы булды, мәктәпне медальгә, КДУның журналистика факультетын кызыл дипломга тәмамлап, хәзерге вакытта "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш редактор урынбасары булып эшли. Җәмәгате Эдуард белән уллары Кәримне, кызлары Ралинәне тәрбиялиләр.

Ноябрь аенда берсе 55, икенчесе 60 яшен тутыручы хөрмәтле тынгысыз мөгаллимнәр гаиләсе - бүген дә алгы сафта. Яраткан эшләренә ихлас күңелдән бирелеп, һәр укучының якты киләчәге өчен янып-көеп йөрүчеләр, бик күп башлангычларның инициаторлары, оештыручылары булган ирле-хатынлы Камил һәм Галия Моратовлар - һәркем өчен якты үрнәк.

Илдус ШӘЙХЕТДИНОВ.

Девәтернә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев