Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Девятерня җирлегенең иң өлкән сайлаучылары өйләрендә тавыш бирделәр

Сайлау участогы вәкилләре Девятерня һәм Галидә барлыгы 17 тыл һәм хезмәт ветеранының өенә бардылар

507нче Девятерня сайлау участогында барлыгы 284 сайлаучы теркәлгән. 18 сентябрь мәгълүматлары буенча, биредә барлык сайлаучыларның 75 проценты тавыш биргән.

Сайлау участогында өйгә барып сайлату да каралган. Әлеге мөмкинлектән аеруча өлкән кешеләр файдаланган. Комиссия әгъзалары 17 тыл һәм хезмәт ветеранының өйләренә барганнар. Шуларның берсе Девятерня авылының иң өлкән кешесе – Маува Сибгатуллина. Аңа 94 яшь. Гомере буе иң авыр хезмәттә – урманчылыкта эшләгән. Шуны да әйтергә кирәк, бу ялларда Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне дә иде. Комиссия әгъзалары Маува апаны һөнәри бәйрәм белән дә котладылар.

– Без күргәнне Ходай бала-оныкларыбызга күрсәтмәсен. Яшьлегебез авыр, ач-ялангач узса да, шөкер, картлыгыбыз бик рәхәт үтә. Менә шул рәхәт тормыш өчен үз тавышымны бирәм, – диде ул.

Галидә иң өлкән кеше – Фәридә апа Мөхәммәтҗанова. Ул тиздән 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алачак. Сайлау участогы вәкилләре аның янында да булдылар. Ул гомере буе колхозда иң авыр эшләр башкарган.

– Гомерем буена бер генә сайлаудан да калмадым. Анда катнашуны үземнең бурычым итеп санадым. Яшьләр дә шуны аңласыннар иде, – диде ул.

– Ветераннарның өйләренә барганда барлык санитар-эпидемиологик нормалар үтәлде, – диде комиссия рәисе Гөлназ Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев