Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Девятерня мәктәбе мөгаллимәсе грантка лаек

Ул 10 мең сум грантка лаек булды

Казанда “Авыл укытучысы - 2020” бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйге быелның март аенда старт алып, анда 300дән артык мөгаллим үз осталыгын сынады. Алар ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр. Девятерня мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлия Шәрипова финал этабында катнашты һәм «Белемнең көнкүрештә чагылышы» номинациясе җиңүчесе исеменә лаек булып, 10 мең сум күләмендәге грантка сертификат алды.

Чарада катнашкан район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина “Милли кадрлар нинди булырга тиеш?” темасына чыгыш ясады. Аңа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев