Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Директорлар белән килешү төзелде + фото

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов район мәгариф идарәләре начальниклары белән быел беренче тапкыр килешү төзегән иде. Узган атнада район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина да мәктәп директорлары белән шундый килешүләр төзеде. - Белем бирүнең сыйфатын тагын да күтәрү өчен мондый килешү төзү бик тә әһәмиятле. Әлеге килешүдә идарә итү...

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов район мәгариф идарәләре начальниклары белән быел беренче тапкыр килешү төзегән иде. Узган атнада район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина да мәктәп директорлары белән шундый килешүләр төзеде.

- Белем бирүнең сыйфатын тагын да күтәрү өчен мондый килешү төзү бик тә әһәмиятле. Әлеге килешүдә идарә итү эшчәнлеге, кадрлар белән эшләү, башлангыч һәм электрон белем бирү, йомгаклау аттестациясе, милли белем, тәрбия эшләре буенча күрсәткечләр ел әйләнәсе күз уңында торачак. Шул күрсәткечләр буенча без директорлар һәм мәктәпләр эшчәнлегенә бәя бирәбез. Кыскасы, рейтингта һәр педагогик коллективның кайсы өлкәдә ничек эшләве күренеп торачак, - ди Вәсилә Сафиуллина.
- Мәктәпләр эшчәнлеге буенча рейтинг безгә "йомшак" якларыбызны ачыклап, аларны төзәтү өчен дә ярдәм итәр дип ышанам. Дөресен генә әйткәндә, беркемнең дә рейтингта артта сөйрәләсе килми бит. Шуңа күрә һәр укытучы белем һәм тәрбия бирүнең сыйфаты өчен һөнәри осталыгын эшкә җигәргә тиеш, - ди 3нче мәктәп директоры Резеда Фәрхетдинова.
Бу көнне Әгерҗе районы мәгариф идарәсе начальнигы 26 мәктәп директоры белән тантаналы шартларда килешүгә кул куйды. 2015 елның июль аенда әлеге килешүдәге күрсәткечләрнең үтәлешенә йомгак ясалачак һәм алдынгы мәктәпләр, артта сөйрәлүчеләр билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев