Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дмитрий Медведев пенсия реформасы буенча киңәшмә үткәргән

Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты пенсия законнарындагы үзгәрешләрне 18 июльдән соң караячак.

 (Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсия законнарындагы үзгәрешләр буенча киңәшмә үткәргән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Киңәшмә барышында Хөкүмәт Рәисе, Дәүләт Думасы депутатлары, дәүләт башлыгы администрациясе һәм «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре пенсия реформасына кагылышлы тәкъдимнәр хакында фикер алышкан. Шулай ук яшьләр һәм өлкән буынны эшкә урнаштыру хакында сүз барган.

Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты пенсия законнарындагы үзгәрешләрне 18 июльдән соң караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев