Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дөнья бетмәячәк

Соңгы көннәрдә халык арасында "дөнья бетәчәк икән" дигән имеш-мимеш таралып, шау-шу купты. Вакытлы матбугат басмаларында, Интернетта 21 декабрьдә дөнья бетәчәк дигән хәбәрләр яшен тизлеге белән таралгач, халык ахырзаманга әзерләнә башлады. Бу көннәрдә күпләр, кибетләрдә чират торып, шырпы, шәм, фонарь, консерв, тоз, керосин кебек товарларны сыдырып ала. Бөтенесенең телендә: "Син ишеттеңме,...

Соңгы көннәрдә халык арасында "дөнья бетәчәк икән" дигән имеш-мимеш таралып, шау-шу купты. Вакытлы матбугат басмаларында, Интернетта 21 декабрьдә дөнья бетәчәк дигән хәбәрләр яшен тизлеге белән таралгач, халык ахырзаманга әзерләнә башлады.
Бу көннәрдә күпләр, кибетләрдә чират торып, шырпы, шәм, фонарь, консерв, тоз, керосин кебек товарларны сыдырып ала. Бөтенесенең телендә: "Син ишеттеңме, дөнья бетәчәк икән. 21 декабрьдән ике атна күз күрмәслек караңгы булачак. Ут, газ сүндереләчәк, телефоннар эшләмәячәк. Урамнарга да чыгарга ярамаячак", - дигән сүзләр. "Халык "Ирек мәйданы" газетасыннан "Ахырзаман ике атна дәвам итә" дигән язманы укыгач, үзәк каналлардан дөнья бетү турында тапшырулар карагач кибеткә ташкын кебек агыла башлады. Бездә консервлар алмыйлар. Ә менә шәм, тоз, керосин, бәдрәф кәгазе, шырпыны һич кенә дә җиткереп булмый. Әллә чынлап та ахырзаман килә дип уйлыйлар инде", - ди Исәнбайдан "Хәзинә" кибете хуҗабикәсе Резидә Гыйльфанова аптырап.
Башка елларны да Яңа ел алдыннан шундый сәер хәлләр булгалады. Кеше бәяләр арта дип күпләп ярма, он, чәй, шикәр комын туплап куя иде. Хәтерләсәгез, бер елны тоз бетә икән дигән хәбәрдән соң халык кырылып тоз алды. "Биш ел инде шул чакны алган тозны кулланабыз, тагын биш елга җитә әле" - ди бер ханым.
Әйе, инде берничә тапкыр безне дөнья бетә дип куркытып карадылар. Америкада яшәүче поп Гарольд Кэмпинг фаразы буенча, дөнья инде узган елның май аенда ук бетәргә тиеш иде. Аннан ул бу датаны тагын ярты елга күчереп куйды һәм вакыт узгач дөнья бетмәячәк дип игълан итте. Аңа кадәр дә алман астрологы Йоханнес Штоффер да 1524 елның 20 феврален ахырзаман киләсе, дөньяны су басасы көн дип игълан иткән булган. Шул көнне бернинди фаҗига дә булмаган, ул бу датаны берничә кат күчергән һәм азактан халык алдына чыгып, ялгышы өчен гафу үтенгән. Кыскасы, андый галәмәтләр аз булмаган һәм киләчәктә дә булыр, мөгаен.
Хөрмәтле райондашлар! Бу сүзләр бары имеш-мимеш кенә. Коткыга бирелмәгез. Дөнья бетмәячәк! Телевизор, радиодан да бу турыда хәбәр итеп торалар. Яңа елларны мул табын артында иминлек белән каршы алырга, барыбызга да исән-имин яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев