Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дүрт яшьлек сабыйның эчендә ике кило чамасы авырлыктагы яман шеш үскән

Шешнең чыганагын табу катлаулы булган

Татарстан Республика балалар клиник хастаханәсе хирурглары 4 яшьлек бала эчендә үскән 1 кг 900 г авырлыктагы шешне алган. Бу турыда хастаханәнең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә, дип яза "Интертат".

Лениногорскида яшәүче әти-әни быел гыйнварда табибларга мөрәҗәгать итә. Алар баланың корсагы үсү, эче авыртуга зарлана. Баланың температурасы да югары тора. УЗИ ясагач, табиблар корсакта шеш булуын ачыклый.  

Аннары баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәрәләр. Шешнең яман булуы ачыклана. Шешнең чыганагын табу да катлаулы була. Операция вакытында башта шул чыганакны эзлиләр.

Хирургия һәм онкогематология бүлекләре җитәкчеләре Ринат Яфасов һәм Илсөя Осипова киңәшеп, шешне баланың уң ягындагы күкәйлеге белән бергә алырга карар кыла.

Герминоген шеш 1 кг 900 г авырлыкта була. Шулай ук сул як күкәйлектән дә гистология анализы алалар. Барлык анализлардан соң, метастазлар булмавы ачыклана. 

Хәзерге вакытта бала үзен яхшы хис итә, онкогематология бүлегендә дәвалана, диелә бу хәбәрдә.

Хастаханәнең инстаграмдагы сәхифәсендә операция вакытында төшерелгән фотолар да куелган. 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев