Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дуңгызларның африка чумасы Әгерҗегә килеп җитмәс, димә

Соңгы вакытларда телевизор-радиодан да, газета-интернеттан да Россия төбәкләрендә дуңгызларда африка чумасы баш калкытуы турында чаң сугалар. Ел башыннан Россиянең 25 субъектында дуңгызларда шундый чирнең 257 очрагы теркәлгән. Бу исемлектә Татарстанның да булуы аеруча куркыныч. Күптән түгел Норлат районының Сосновка авылында бер хуҗалыктагы дуңгызларда шушы куркыныч чир ачыклануын хәбәр иттеләр. Татарстан...

Соңгы вакытларда телевизор-радиодан да, газета-интернеттан да Россия төбәкләрендә дуңгызларда африка чумасы баш калкытуы турында чаң сугалар.

Ел башыннан Россиянең 25 субъектында дуңгызларда шундый чирнең 257 очрагы теркәлгән. Бу исемлектә Татарстанның да булуы аеруча куркыныч. Күптән түгел Норлат районының Сосновка авылында бер хуҗалыктагы дуңгызларда шушы куркыныч чир ачыклануын хәбәр иттеләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән Норлат, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән, Чистай районнарында карантин игълан ителде һәм тиешле чаралар күрергә кирәклегенә басым ясалды.

Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе, дәүләт ветеринария берләшмәсе дуңгызчылык фермалары җитәкчеләренә, хуҗалыкларында дуңгыз асраучыларга түбәндәге киңәшләрне истә тотарга тәкъдим итә.

- азык калдыкларын пешереп бирергә;

- дуңгызларны чыгарып йөртмәскә;

- дуңгызларны башка хайваннар янына якын китермәскә, чит кешеләрне кертмәскә;
- дуңгызлар тора торган, азык саклана торган урыннарда бик еш дизенфекция үткәрергә. Исегездә тотыгыз, бетләр дә вирус йөртүчеләр булып санала.

Дәүләт ветеринария берләшмәсе белән килешмичә читтән дуңгызлар сатып алып кайтмаска, аларны ветеринар тикшерүгә, вакцинацияләүгә китерергә кирәк.

Дуңгызларның авырып китүен сизү белән ветеринарларга мөрәҗәгать итү һәм юеш борыннарны аерым ябып кую мөһим. Бу очракта хуҗалыкта башка төрле сугым эшләре башкару һәм аларны сату тыела.

Белешмә:

Әгәр сорауларыгыз бар икән, ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә 8(8552) 712535, 8(843) 2789353 яки район ветеринария берләшмәсенә 24613, 24652 телефоннарына шалтырата аласыз.

Александр ЛИТВИНОВ,

ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең баш дәүләт инспекторы.

Белеп торыгыз!

Дуңгызларның африка чумасы - йогышлы вируслы чир. Вирус кешеләргә зыян салмаса да, 90-100 процент хайванның һәлакәтенә китерә һәм зур чыгымнар тудыра. Инфекциянең төп чыганагы - авыру һәм үлгән хайваннар. Инфекция азык, һава, бөҗәкләр, кимерүчеләр, транспорт чаралары, авыру хайваннарның бүлендекләре аша да күчә. Ул шулай ук туфракта, маллар асралган торакларда һәм башка урыннарда ярты елга кадәр сакланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев