Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Дуслык”та дуслык ныгыды

Туган ягыбызның көзгесе булган район газетасының чыга башлавына 80 ел тулды. Бу олы юбилейны "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының иң якын дуслары белән бергәләп "Дуслык" кафесында билгеләп үттек.

Бәйрәмнән соң шактый вакыт узса да, мин һаман шул тантананың кайнар тәэсирләрендә яшим әле. Ул мизгелләрне ничек онытасың инде?! Бәйрәмдә яраткан басмабызның якын дуслары хатирәләр яңарттылар, җырладылар, биеделәр. Һәр чыгыш үткәннәр белән бүгенгене тоташтырды. Мул табын артында дүрт сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Ә табынны күрсәгез иде сез! "Берсеннән-берсе тәмле ризыкларны кемнәр әзерләгән соң?" Мондый сораулар күп ишетелде табын артында. Бәйрәмебез үткән "Дуслык" кафесына бу ризыклар аскы катта урнашкан "Тәмле"дән бик тәмле булып менгән икән. Рәхмәтләр яусын! Шәһәр үзәгенә урнашкан, районнан килүчеләр өчен дә бик уңай булган бу кафены халык та үз итә. Соңгы вакытларда булып узган үзгәртеп корулардан соң "Тәмле" кафесы тагын да матурланып, үзенә тартып тора. Кайчан гына барып керсәң дә, салмак кына музыка уйный, кояштай елмаеп кызлар каршы ала. Өстәвенә, янәшә залда балалар өчен дә заманча җиһазландырылган кафе ачылган. Якты, җылы матур "Лимпопо" кафесыннан да балалар өзелеп тормый. Әниләре, әбиләре белән килүчеләр, шунда ук туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә бар икән. "Барысын да халыкка уңай булсын өчен эшлибез", - ди "Тәмле" кафесын җитәкләүче Рәзилә Маликова. "Үз эшләрен яратып башкаручы хезмәткәрләрнең, аеруча Дания Сахаува, Альбина Мостафина, Гөлназ Вахитова, Гөлгенә Габидуллиналарның ачык йөзле, тәмле телле булулары, пилмән цехында эшләүче Фәридә Закирова, Надежда Галиева, Лидия Галиева, Рәмзия Ахунова, Рәзилә Гыйззәтоваларның осталыгы, тырыш хезмәте нәтиҗәсе инде бу", - дип дәвам итә ул. Рәзилә ханым - яшь кенә булса да, бик таләпчән, эзләнүчән җитәкче, чын профессионал. Тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкаруы, гадел булуы өчен хөрмәт итәләр аны хезмәттәшләре. Рәзилә ризыкны тәмле итеп пешерергә генә түгел, матур итеп бизәргә, оста тәкъдим итә белергә дә кирәклеген һәрчак искәртеп тора. Безнең бәйрәмдә дә өстәлләр нәкъ шундый иде! Табынга нинди генә салатлар куелмаган?! Салат ясау осталары Ирина Мурзыкова һәм Лариса Гурова бәйрәм кичендә генә түгел, һәрдаим шәһәр халкын тәмле һәм төрле салатлары белән куандырып торалар. Кондитерлар эшенә дә сокланырлык. Алар пешергән камыр ризыклары, чәк-чәк авыл кибетләренә дә җибәрелә. Бригадирлар Лилия Коннова һәм Рамилә Кильметова җитәкчелегендә тагын ике хатын-кыз - Ләйлә Кәлимуллина, Светлана Әхмәтҗанова көнне төнгә ялгап эшлиләр дисәм дә, ялгыш булмас. Шәһәрдә әледән-әле булып торган бәйрәмнәр, Яңа ел, Сабантуй көннәрендә бу уңганнарга эш бермә-бер арта, төннәр буе эшләгән чаклары да була. Тик алар зарлана белмиләр. "Әзерләгән ризыкларыбызны яратып алсалар, рәхмәт әйтеп китсәләр, бөтен ару-талулар онытыла", - диләр алар елмаешып. Бирсен Ходай, эшләрегез уң булсын, кулларыгыз армасын-талмасын! Бик тату, бердәм коллективыгыз гел шундый дус булып, халыкка озак еллар хезмәт итсен! Бәйрәмдә катнашучы һәркемнең бу теләкләргә бик теләп кушылачагына иманым камил.
....Бәйрәм үтте. Исеме җисеменә туры килгәндәй, "Дуслык" кафесында тагын бер тапкыр иҗатташлар, каләмдәшләр, рухташлар дуслыгы сыналды. Сыналды гына түгел, бу дуслык тагын да ныгыды гына.
Әлфирә НИЗАМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев