Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ә бездә Яңа ел менә болай үтә

Җир йөзендә 250дән артык ил бар. Һәр илдә яшәүче халыкның - үз йолалары, гореф-гадәтләре. Бүген без газета укучыларыбызны чит илләрдә яшәүчеләрнең Яңа елны уздыру традицияләре белән таныштырырга булдык. Чит ил кешесенә кияүгә чыккан районыбыз кызлары сөйләгәннәргә ияреп, башка илләрдә Яңа елны ничек каршы алуларын күзаллыйк һәм бер генә мизгелгә булса...


Җир йөзендә 250дән артык ил бар. Һәр илдә яшәүче халыкның - үз йолалары, гореф-гадәтләре. Бүген без газета укучыларыбызны чит илләрдә яшәүчеләрнең Яңа елны уздыру традицияләре белән таныштырырга булдык.
Чит ил кешесенә кияүгә чыккан районыбыз кызлары сөйләгәннәргә ияреп, башка илләрдә Яңа елны ничек каршы алуларын күзаллыйк һәм бер генә мизгелгә булса да үзебезне чит илдә итеп тоеп алыйк әле.

Римма САНДОВАЛ-ШӘЙДУЛЛИНА - Тәбәрледә туып-үскән, хәзер Монреальдә "Фарма-сайнс" фирмасының икътисад бүлеге генераль директоры:
- Мин 1998 елдан бирле Канадада яшим. Биредә Яңа елны түгел, Раштуаны зурлап бәйрәм итәләр. Бу гаилә бәйрәмендә табынга кыздырылган күркә ите куялар. Күркә иминлек һәм тынычлык символы булып тора.
Корпоратив кичәләр исә ресторанда уздырыла. Бу кичәгә барысы да бик матур киенәләр. Хатын-кызлар кичке күлмәктән киләләр. Һәм иң кызыгы - һәр бәйрәмгә яңа кием алалар. Күлмәккә килештереп туфли яки атлас башмакчыклар да кияләр. Ә гадәти көннәрдә канадалылар бик гади, уңайлы итеп киенергә яраталар. Тагын бер үзенчәлек: хатын-кызлар бәйрәмнәрдә генә бизәнәләр. Яңа ел бәйрәмнәренә шәһәрдә халык аз кала. Күпләр, җәйге мизгелләрне озынайтырга теләп, Карибы, Майами, Кубага китәләр. Безнең гаиләнең дә җир шарында булмаган иле калмады бугай инде.
Кышын Канадада һава торышы Россиядәге кебек үк. Тик диңгез климаты зур йогынты ясый. Кайчак иртән йомшак кар ява, көндез коеп яңгыр ява, кичен Атлантика ягыннан салкын җил исеп, бар нәрсәне боз белән каплый.
Раштуадан кала, канадалылар Пасха, Хэллоуинны зурлап билгеләп үтәләр. Соңгысы Россиядәге Яңа ел бәйрәменә аеруча охшаш. Бу бәйрәмдә барысы да маскарад киемнәре кия, йорттан йортка кереп сыйланып йөриләр.
Рената КАРЕЛИ-НИЗАМБИЕВА - Әгерҗедә туып-үскән, Афинада стоматолог булып эшли:
- Мин Грециядә 2009 елдан бирле яшим. Биредә кыш бик җылы була. Шуңа Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәрендә, гадәттә, халык вакытын саф һавада уздыра.
Бәйрәмгә камырдан бик күп сыннар ясала, чыршылар бизәлә. Чыршыдан тыш, Афинаның үзәк мәйданына төрле утлар белән бизәлгән корабль куела.
Греклар Раштуаны 24 декабрьдән 25енә каршы төндә каршы алалар. Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан балалар йорттан йортка кереп җырлап йөриләр. Изге теләкләре өчен аларга тәм-томнар, акча бирәләр. Раштуа табынына каз, куян, кыргый кабан, дуңгыз, күркә ите куела.
Ә менә Яңа елны Грециядә кемдер гаиләдә генә билгеләп үтә, кемдер дуслары, туганнары белән бергәләп бәйрәм итә. Яңа ел күбрәк дини бәйрәмне хәтерләтә. Бу көнне, гадәттә, табын бик мул итеп әзерләнә. Табын "өстәлдә бер генә буш урын да булырга тиеш түгел" дигән кагыйдәне истә тотып әзерләнә.
Грекларда Кыш бабай ролен Изге Василий башкара. Өстәлгә дуңгыз, бәрән итләре һәм җиләк-җимеш, чикләвекләр белән пешерелгән пирог куела. Камыр эченә сюрприз - вак акча салына. Пирогны кискәннән соң акчалы өлеш кемгә эләгә, шул кеше Яңа елда бәхетле һәм бай яши дип юрыйлар. Мул табын артында сыйланганнан соң кунакка йөрешүләр һәм күңел ачулар башлана.
Грециядә тагын бер традиция бар. Яңа ел сәгатьләре сугуга, гаилә башлыгы ишегалдына чыгып гранат җимешен стенага бәреп вата. Әгәр гранат бөртекләре ишегалды буйлап чәчелә икән, димәк, туачак ел сыйлы, мул булачак.
Айгөл ХАРИСОВА, Әгерҗедә туып-үскән, Бельгиянең Гент шәһәрендә тәрҗемәче булып эшли:
- Безнең Бельгиядә яшәвебезгә өч ел. Хәзерге вакытта урамда ун градус җылы. Тик бөтен җирдә Яңа ел рухы хакимлек итә башлады инде.
Яңа елдан бигрәк, Бельгиядә Раштуа бәйрәме зурлап билгеләп үтелә. 24 декабрьдән 25енә каршы төндә бәйрәм ителүче Раштуа алдыннан, гадәттә, балалар Изге Николайга бүләк сорап хат язалар. Бәйрәм көнендә Изге Николай үзенең колы - Кара Петер белән бергәләп тәртипле, тыңлаучан балаларга бүләкләр тарата. Ә менә сүз тыңламый торган, ялкау, тәртипсез балаларның башмакчыкларына чыбыклар салып китә. Раштуа - гаилә бәйрәме. Бу көнне табын бизәге булып эче тутырылган күркә тора. Бер-береңә бүләк бирү кебек матур традиция дә бар.
Бельгиядә Яңа ел Раштуа кебек үк популяр бәйрәм түгел. Бу бәйрәмдә Кыш бабай да, Кар кызы да юк. Күпләр ресторанга бара. Яшьләр Яңа елны төрле клубларда каршылый. Төн җиткәч, фейерверклар ату башлана.
Бельгиядә "Яңа елның беренче көне магиясе" дигән ырым яшәп килә. Бу көнне бурычка акча алырга, ызгышырга ярамый. Ә менә ниндидер яңа әйбер кию, киресенчә, хуплана. Яңа ел табыны да бик мул итеп әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев