Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ә безгә җир бирерләрме?

Озакламый өч һәм аннан да артыграк бала тәрбияләүче гаиләләргә 6-20 сутый җир биләмәсе бушлай бирелә башлаячак. Ә менә җир кишәрлегенең конкрет зурлыгын һәр муниципаль райондагы һәм шәһәр округындагы җирле үзидарә органнары билгеләячәк, чөнки ул урыннардагы мөмкинлекләрдән чыгып бирелә. Җир кишәрлеген биргәндә гаиләнең табышы исәпкә алынмый һәм нинди дә булса программа...

Озакламый өч һәм аннан да артыграк бала тәрбияләүче гаиләләргә 6-20 сутый җир биләмәсе бушлай бирелә башлаячак.
Ә менә җир кишәрлегенең конкрет зурлыгын һәр муниципаль райондагы һәм шәһәр округындагы җирле үзидарә органнары билгеләячәк, чөнки ул урыннардагы мөмкинлекләрдән чыгып бирелә. Җир кишәрлеген биргәндә гаиләнең табышы исәпкә алынмый һәм нинди дә булса программа буенча торак алуы да исәпләнми.
Кемгә бирәләр соң әлеге җир биләмәләрен?
1. Татарстан территориясендә даими яшәүче һәм балигъ булмаган өч яки аннан күбрәк бала (уллыкка, тәрбиягә алынган балаларны да кертеп) тәрбияләүче гаиләләргә.
2. Гаиләдәге өч баланың берсе 2011 елның 17 июненнән соң 18 яшен тутырган гаиләләргә.
Нинди документлар кирәк булачак?
1. Гариза бирүченең (әгәр никахта торса, тормыш иптәшенең дә) паспорты.
2. Балаларның туу турындагы таныклыклары, шулай ук уллыкка алу турындагы суд карары; попечитель билгеләнү турында опека органы акты, опека яки попечительлекне гамәлгә ашыру турындагы килешү.
Җир биләмәсен ничек кулланырга ярый?
1. Йорт яки дача төзергә.
2. Ярдәмче хуҗалык яки бакча итәргә.
3. Күп балалы гаилә яшәгән йорт урнашкан җирне шәхси биләмә итеп рәсмиләштерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев