Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ә син бурычыңны түләдеңме әле?

Бүгенге көндә 350ләп район эшмәкәренең Пенсия фонды идарәсенә 3 млн 895 мең сум бурычы бар. Иң күп бурычлылар - Равил Ибраһимов, Халисә Хакова, Юрий Матвеев, Зөфәр Лебедев, Фәнис Шакиров, Фларис Хасимов, Андрей Охроменко, Әлфия Нәфыйкова, Татьяна Красноперова, Светлана Васильева, Айгөл Арсланова. Страховой взносларны түләү өчен реквизитларны www.pfrrt.ru сайтыннан белергә була....

Бүгенге көндә 350ләп район эшмәкәренең Пенсия фонды идарәсенә 3 млн 895 мең сум бурычы бар.
Иң күп бурычлылар - Равил Ибраһимов, Халисә Хакова, Юрий Матвеев, Зөфәр Лебедев, Фәнис Шакиров, Фларис Хасимов, Андрей Охроменко, Әлфия Нәфыйкова, Татьяна Красноперова, Светлана Васильева, Айгөл Арсланова.
Страховой взносларны түләү өчен реквизитларны www.pfrrt.ru сайтыннан белергә була. Шунда ук "Пенсия фондына взнослар түләү өчен квитанцияләрне формалаштыру" баннеры да бар. Ә www.gosuslugi.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең региональ порталында страховой взносларны банк карталары аша түләү хезмәте эшли. ТР Хөкүмәте порталында "Шәхси эшмәкәрнең бурычын билгеләү һәм түләү" хезмәте дә бар.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бармаучы эшмәкәрләр Пенсия һәм мәҗбүри медицина страховкалавы фондларына страховой взносларны түләүдән азат ителмиләр. Страховой взнослар салым органнарында эшмәкәр буларак теркәлгәннән алып шул ук органнарда исәптән төшкәнчегә кадәр түләнә. Әгәр эшмәкәр финанс-хуҗалык эше алып бармый икән, страховой взнослары буенча бурычлары җыелганчы, салым органында исәптән төшү хәстәрен күрсен иде.
Зөлфия БАКАСОВА,
Пенсия фонды идарәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев