Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ә син машинаңны кая куясың?

Кичке йә иртәнге сәгатьләрдә шәһәребездәге күпкатлы йортлар ишегалларына күз салсаң, андагы автомобильләрнең күплегеннән башларың әйләнер. Кайларга гына куймыйлар корыч атларын машина хуҗалары: беренче каттагы фатирда яшәүчеләрнең тәрәзә каршына ук терәтеп тә, газоннарга да, балалар мәйданчыкларына да, ә инде тротуар буйларына әйткән дә юк... Машина базарындагы кебек хис итәсең үзеңне. Иртәнге...

Кичке йә иртәнге сәгатьләрдә шәһәребездәге күпкатлы йортлар ишегалларына күз салсаң, андагы автомобильләрнең күплегеннән башларың әйләнер. Кайларга гына куймыйлар корыч атларын машина хуҗалары: беренче каттагы фатирда яшәүчеләрнең тәрәзә каршына ук терәтеп тә, газоннарга да, балалар мәйданчыкларына да, ә инде тротуар буйларына әйткән дә юк... Машина базарындагы кебек хис итәсең үзеңне.

Иртәнге сәгать бишләрдә үк ишегалларын җыештырырга чыгучылар бу машиналарның комачаулавына зарланалар. Ә кышын кар чистартучы трактор хуҗалары ишегалларын чистартканда тротуар читләренә куелган машиналардан аптырап бетәләр. Еш кына төн уртасында машиналарның сигнализациясе эшли башлаудан сабыйлар куркып уяна, өлкәннәрнең йокылары кача. Ләкин монда машина хуҗаларының эше юк...
Шәһәребездә Төзекләндерү кагыйдәләре кабул ителде. Анда шәхси машиналарны тиеш булмаган урынга кую тыелуы турында да язылган. Ләкин бу кагыйдәләр әлегә кәгазьдә генә кала. Район һәм Әгерҗе шәһәре башкарма комитетлары Төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаучы һәм машиналарын балалар мәйданчыкларына, газоннар өстенә куючыларның административ җәзага тартылачакларын хәбәр итәләр.
Кайберәүләр машинаны төнгә кая куярга соң диярләр. Закон күпкатлы йортларда яшәүче машина хуҗаларына, инициатива күрсәтеп, ишек алдында машина куярга махсус урын ясарга рөхсәт итә бит. Моның өчен әлеге йортта яшәүчеләр белән гомуми җыелыш уздырып, бу мәсьәлә буенча карар кабул итәргә киәрк. Ә аннан соң мондый урын ясау өчен бераз акча һәм вакыт кирәк булачак. Җыелыш карары белән машиналар өчен махсус урын ясап куйсагыз, үзегезнең дә җаныгыз тыныч булачак, комиссия дә, административ җәзага тартып җәфаламас.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр, әгәр сезнең ишек алдында машиналарны балалар мәйданчыкларына, газоннарга, тәрәзә каршыгызга ук китереп куялар икән, 24242, 22868, 23871 һәм 22332 телефоннарына шалтыратыгыз.
Туган шәһәребездә тәртип, чисталык урнаштыруда һәрберебез катнашканда гына нәтиҗәсе булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев