Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әбиләр үрнәк күрсәтә

Калинин урамында ветераннар өчен төзелгән өч катлы ике йортның бары бер балкон алдын гына чәчәкләр бизи. Аларны 79 яшьлек Асия әби АРУКАЕВА үстерә, тәрбияли. "Гомер буе гөл-чәчәкләр яраттым. Чапаев урамында үз йортым белән яшәгәндә дә бакчамда нинди генә чәчәкләр үстерми идем. Урамнан узучылар һәрвакыт сокланалар иде аларга", - дип искә...

Калинин урамында ветераннар өчен төзелгән өч катлы ике йортның бары бер балкон алдын гына чәчәкләр бизи. Аларны 79 яшьлек Асия әби АРУКАЕВА үстерә, тәрбияли.
"Гомер буе гөл-чәчәкләр яраттым. Чапаев урамында үз йортым белән яшәгәндә дә бакчамда нинди генә чәчәкләр үстерми идем. Урамнан узучылар һәрвакыт сокланалар иде аларга", - дип искә ала ул. Ә бу иркен, якты фатирын сугышта катнашкан, моннан 31 ел элек вафат булган ире Фидайның бүләге ди Асия апа. "Яңа йорттагы әлеге оҗмахка тиң фатирны ирем генә күрә алмады", - ди ул көрсенеп. Һәр намаздан соң ире рухына дога кыла. Узган ел фатирга күчү белән Коръән ашы да уздырган. "Хөкүмәтебезгә, район җитәкчеләренә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр. Гомер көземдә бөтен уңайлыклары булган фатирда яшәвемә сөенеп туялмыйм", - дигәндә күзләрендә сөенеч чаткылары балкый Асия апаның.
Яңа фатирга күчкәч тә чәчәк үстерүен ташламый ул. Тәрәзә төпләрен тутырып төрледән-төрле гөлләр үстерә. Ә язын көрәк-тырмасын алып, подъезд алдына чыга. Җирен дә үзе казый, чәчәкләр дә күчерә. Аларны карау-тәрбияләү серләрен дә бик яхшы белә әби. "Чәчәкләр яңгыр суы сипкәч тагын да матураялар, төпләрен йомшарткач купшыланалар. Яшь бала тәрбияләгәндәй карап үстергән гөлләремә карагач, кәефем күтәрелеп китә, авыруларым онытыла", - ди ул. Әнә, петуньялары, цинниялары, тырнак гөлләре - шау чәчәктә. Балконында да петуньялар үсә. Ә тәрәзә төбен төрледән-төрле чәчәк атучы гөлләр бизи. "Ә менә монысын оныгым узган ел туган көнемә бүләк итте , - ди Асия апа хризантемага күрсәтеп. - Ә бу гөлне кызым 8 Мартка бирде. Бәйрәмнәрдә гөл-чәчәк бүләк итсәләр, сабый баладай сөенәм".
...Подъезд яныннан үтүчеләр дә Асия апаның чәчәкләренә карап, әбинең тырышлыгына сокланып үтәләр. Чынлап та, бик матурлар шул алар. Сораган кешеләргә гөл үсентеләрен дә жәлләп тормый Асия апа. "Үстерсеннәр, тирә-якны матурласыннар гына", - ди ул. Пенсионер әби ветеран йортлары аллары чәчәкләргә күмелсен иде дип тели. "Биредә яшәүчеләр, бигрәк тә яшьләр ялкауланмыйча чәчәкләр үстерсеннәр иде. Без тырышмасак, күршедән килеп матурлык тудырмаслар бит", - ди Асия әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев