Эчү башына җиткән
Бәйрәм көннәрендә Әгерҗедә янгында бер ир-егетнең гомере өзелде. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, 2 майда төнге сәгать өч тулганда янгын сүндерү частена Димитров урамы 142 йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут телләре йортны һәм каралты-кураны әйләндереп алган була. 88 яшьлек хуҗабикә Рәхимә Зарипованы...
Бәйрәм көннәрендә Әгерҗедә янгында бер ир-егетнең гомере өзелде.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, 2 майда төнге сәгать өч тулганда янгын сүндерү частена Димитров урамы 142 йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут телләре йортны һәм каралты-кураны әйләндереп алган була. 88 яшьлек хуҗабикә Рәхимә Зарипованы һәм аның ике улын күршеләре уятып чыгарган була. Ә менә сарайда йоклаган 1962 елгы Таһирны коткарып калалмыйлар. Ул янгында үлә. Янгын исерек килеш тәмәке тартудан чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев