Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эх, күңелле лагерьда!

Балаларның яратып, сагынып көтеп алган җәйге каникулларының да беренче ае үтеп бара. Кемнәрдер каникул башлануга ук әби-бабайлары янына авылга кайтып китте. Ә менә 1-8 сыйныф укучыларының күбесе 18 көн мәктәп яны лагерьларында рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Быел райондагы 19 мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына 1000 бала йөрде. Мавыктыргыч...

Балаларның яратып, сагынып көтеп алган җәйге каникулларының да беренче ае үтеп бара. Кемнәрдер каникул башлануга ук әби-бабайлары янына авылга кайтып китте. Ә менә 1-8 сыйныф укучыларының күбесе 18 көн мәктәп яны лагерьларында рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
Быел райондагы 19 мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына 1000 бала йөрде. Мавыктыргыч күңел ачу чараларына, спорт ярышларына, бәйрәмнәргә бай булган лагерь белән балалар күп мәктәпләрдә узган атнада саубуллашсалар, 1нче гимназиядә, бердәм дәүләт имтиханнары узу сәбәпле, лагерь белән хушлашу тантанасы 28 июнь көнне уздырылды.
Әнә, алар "Шаян җилкәй" лагерена йөргән 140 малай һәм кызлар тантаналы линейкага җыелган! Күңелләре шат булса да, лагерь белән берсенең дә саубуллашасы килми. "3 сыйныфны тәмамладым быел. Ә лагерьга икенче елын йөрдем. Бик ошады миңа биредә. Өйгә кайтасы да килми. Тәмле ашаттылар, һәр көнне сок, шоколад, җиләк-җимеш бирделәр. Рәхәтләнеп уйнадык, Мәдәният сараена мультфильм, кино карарга йөрдек. Монда булган күңелле мизгелләрне гел сагыныпискә алачакмын. Хәзер әби-бабам янына - Кодаш авылына кайтып китәм. Әти-әни белән диңгез буена ял итәргә барырга да планлаштырабыз", - ди "Ну, погоди!" отрядыннан Гөлшат Хуҗахмәтова. Ә шушы ук отрядка йөргән Аделина Вәлитова тәрбияче апалары Лидия Гайнуллина һәм Ирина Красноперова, вожатыйлары Эльвира Краснова һәм Алинә Хаҗиеваны мактап телгә алды. "Апаларыбыз бик яхшылар. Алар оештырган төрле кызыклы чараларда үзебезне сынадык. Башка отрядлардан бер дә калышырга теләмәдек", - ди Аделина Вәлитова.
"Чынлап та, лагерь тормышының һәр көнен балалар күңелендә истә калырлык итеп уздырырга тырыштык", - ди лагерь начальнигы Рамилә Әлмөхәммәтова. Сәламәтлек көнендә стадиондагы ярышлар, Хәтер һәм кайгы көнендә митингта катнашу, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Без - җәяүлеләр" дигән темага конкурс уздыру һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча плакатлар ясау бәйгесе, Наркотикларга каршы көрәш көнендә "Киләчәгебез безгә кадерле" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрү - болар барысы да лагерь тормышының файдалы һәм кызыклы узуына йогынты ясаган. "Быел лагерь программасына көндезге йокы сәгате кертелмәде. Шуңа күрә 8 сәгать буе аларны актив тормыш белән яшәтү бик җиңел булмады. Педагог-оештыручылар Светлана Галләмова һәм Диләрә Муллахмәтова җитәкчелегендә бик күп файдалы чаралар әзерләдек. Сабан туе һәм "Мисс һәм мистер" бәйгесе балалар күңеленә аеруча хуш килде. Бу бәйгедә Динара Гобәйдуллина һәм Каюм Шәймәрдановка тиңнәр булмады. Сыйныфларда интерактив такталар булу да бик зур ярдәм итте. Бик күп мультфильмнарны балалар шуннан карадылар. Соңыннан алар буенча викториналар уздырдык", - ди лагерь начальнигы.
3нче отряд тәрбиячесе Нәзилә Әминова быел лагерьның үтә дә җанлы һәм кызыклы булуын әйтте. "Отрядларга төрле яшьтәге балаларны тупладык. Зурраклар кечкенәләргә күз-колак булдылар, аларга гел ярдәм иттеләр. Вожатыйларны да сайлап алдык. Теләүчеләр күп булса да, мәктәп тормышында иң актив катнашучылар гына бу эшкә эләгә алды. Балалар бик актив, сәләтлеләр. Тәртип бозучылар булмады. Лагерьга килми калучылар булса, шунда ук ата-аналарга шалтыратып сәбәбен белдек. Без һәр бала өчен җан атып торабыз. Аларның һәр адымы өчен җавап бирәбез. Шуңа күрә малайлар-кызларны ныклы конторльдә тотарга тырыштык.", - диде ул.
Лагерьны ябу тантанасы күңелле мизгелләргә бай булды. Балалар җыр-биюгә сәләтләрен күрсәттеләр, лагерь тормышын сурәтләгән презентация тәкъдим иттеләр һәм лагерь җитәкчелеге әзерләгән истәлек бүләкләренә ия булдылар. Үз чиратында малайлар-кызлар тәмле ашлар пешергән, сәламәтлекләрен кайгырткан, лагерь тормышын мавыктыргыч итү өчен бар көчләрен куйган апаларына рәхмәтләрен җиткерделәр.
"Киләсе елга да сагынып килербез сине, лагерь!" дип таралыштылар балалар "Назлы җилкәй" лагереннан.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев