Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эчәбез дә агуланабыз

    Тугыз айда Әгерҗе районында 105 сәүдә ноктасында җан башына 7,2 литр спиртлы эчемлек сатылган. Узган ел бу күрсәткеч 8,2 литр булган. Бер караганда, халыкның әзрәк эчүенә сөенергә генә кирәктер... Бу турыда җитди сөйләшү өчен район җитәкчелеге, кайбер авыл башлыклары һәм сәүдә нокталары хуҗалары түгәрәк өстәл артына җыелдылар. - Башка районнарда...

    Тугыз айда Әгерҗе районында 105 сәүдә ноктасында җан башына 7,2 литр спиртлы эчемлек сатылган. Узган ел бу күрсәткеч 8,2 литр булган. Бер караганда, халыкның әзрәк эчүенә сөенергә генә кирәктер...

    Бу турыда җитди сөйләшү өчен район җитәкчелеге, кайбер авыл башлыклары һәм сәүдә нокталары хуҗалары түгәрәк өстәл артына җыелдылар.
    - Башка районнарда җан башына 7,8-8,5 литр спиртлы эчемлек туры килгәндә, сезнең районда гына бу күрсәткечнең кимүенә һич тә ышанасы килми. Халык кайдандыр сыйфатсыз, сәламәтлек өчен зыянлы эчемлек табадыр. Менә шунысы куркыныч аның, - дип башлады чыгышын Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы териториаль бүлеге начальнигы урынбасары Лариса Богатова. - Алкогольле эчемлек сатуга лицензиясе булган сәүдә нокталарында нигездә Татарстанда җитештерелгән аракы сатылырга тиеш. Шулай да биш процент спиртлы эчемлекне читтән кертергә мөмкин. Әмма Әгерҗе районы сәүдә нокталарының байтагында алкогольле эчемлекнең Рәсәйнең төрле почмакларында җитештерелгән аракы, шәраб һәм настойкаларны очратырга була. Практикада республикабызда җитештерелгән спиртлы эчемлек кулланып агуланган кешене очратканыбыз юк әле. Ә менә сезнең районда быел өч кеше, читтән кертелгән эчемлектән агуланып, хастаханәгә эләкте, - дип дәвам итте ул чыгышын.
    Сер түгел, эчүчелеккә каршы нинди генә акцияләр оештырылса да, аның тамырына балта чабып булмый. Рәсәй гомер-гомергә эчте һәм эчәр, мөгаен. Рәсәй халкында алдынгы чит илләрдәге кебек эчү культурасы юк. Безнең халыкка, кем әйтмешли, лыкынганчы, егылганчы эчәргә кирәк. Шешә күрсә, җанын да бирергә әзер "мужик" аның кайда җитештерелүе һәм сыйфаты турында уйлап та карамый. Андыйларга составында теләсә нинди спирт булган эчемлек бара.
    - Кибеттән сыйфатлы аракы түгел, ә заманында "итәк астыннан" сатучылардан сәламәтлек өчен зыянлы эчемлек алучылар әкренләп үлеп баралар. Нәтиҗәдә, авылларда егылып эчүчеләр елдан-ел кими. Хәзер инде "идән асты"ннан сатучылар да юк, - диләр күп кенә авыл башлыклары.
    Әмма Әгерҗедә исерекләрне "фанфурик"лар белән агулаучыларның әлегәчә беткәне юклыгы күпләрегезгә мәгълүм.
    - Районыбыз кибетләрендә спиртлы эчемлек сатылуның кимүенә халыкның бик еш кына аракыны күрше Кече Пурга, Ижау һәм Сарапулдан сатып алуы да сәбәп булып тора, - дип тә аңлата территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лилия Молчанова.
    Авыл башлыклары да кибетләрдә Татарстанда җитештерелгән спиртлы эчемлекнең ассортименты Удмуртия кибетләренекенә караганда саерак булуын әйттеләр. Район башлыгы Валерий Макаров сәүдә нокталары хуҗаларын әлеге тәнкыйтькә колак салырга чакырды.
    - Эүчелекнең сәламәтлек өчен зыянлы икәнен күпме генә сөйләсәләр дә, халык эчүдән туктамый. Безнең бурыч - район халкын сыйфатлы эчемлек кулланырга чакыру. Ә моның өчен кибет киштәләрендә Татарстанда җитештерелгән сыйфатлы эчемлекнең ассортименты бай булырга тиеш, - диде ул.
    Ә иң мөһиме, эчүнең дә чамасын белсәк иде. Адәм баласының гомере болай да күз белән каш арасы гына. Шул кыска гомерләрне дә сыйфатсыз аракы белән кыскартмасак иде.
    Рәмзия Зарипова.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: