Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эчәбез дә ... үләбез

Алты ай йомгаклары буенча Әгерҗе районы - республикада беренче урында. Зур җиңү дип шатлана күрмәгез. Районыбыз сыйфатсыз спиртлы эчемлектән агуланып үлүчеләр буенча Татарстан районнары арасында беренче урынга чыкты. Алты айда районда, ни кызганыч, тугыз кеше, шундый эчемлектән агуланып, җан тәслим кылды. Үз-үзләрен үлемгә этәргән мәрхүмнәр исемлеген карап утырам. Иң өлкәненә...

Алты ай йомгаклары буенча Әгерҗе районы - республикада беренче урында. Зур җиңү дип шатлана күрмәгез. Районыбыз сыйфатсыз спиртлы эчемлектән агуланып үлүчеләр буенча Татарстан районнары арасында беренче урынга чыкты. Алты айда районда, ни кызганыч, тугыз кеше, шундый эчемлектән агуланып, җан тәслим кылды.
 
Үз-үзләрен үлемгә этәргән мәрхүмнәр исемлеген карап утырам. Иң өлкәненә - 75 яшь. Иң яше - 27дә. Араларында Әгерҗедән 45 яшьлек бер хатын-кыз да бар. Калганнарының да әле җир җимертеп эшләп, балалар үстереп, оныклар сөеп, әти-әниләренең картлык көннәрендә олы таянычы булып яшәр чаклары иде, югыйсә. Әмма аларның гомерен куллану өчен бөтенләй ярамаган техник спиртлы сыекча өзде. Мондый исерекләрнең нәрсә эчкәнлеге сер түгел. Халык телендә аларны фанфурик, пузырек, диләр. Хакы да, кем әйтмешли, шалкан бәясе генә. Аның этикеткасына "косметик чара" дип язылган. Шулай булгач, аны сатуны закон нигезендә тыеп булмый.
- Косметик чара дип язылган бу шешәләрнең эчендә чынлыкта этил спирты. Исерекне, иң беренче чиратта, аның арзан булуы кызыктыра. Аның чын агу икәнлеге турында уйлап та карамый ул, - ди табиб-нарколог Виталий Караяни да.
Әмма бер генә эшмәкәр дә шәхси кибетенә аны косметик чара буларак сату өчен күпләп алып кайтмый. Иманым камил, тәртипле гүзәл затларның бу арзанлы сыекчаны косметик чара буларак бит тиресен чистарту өчен сатып алганы юктыр. Кибет хуҗасы да, сатучы да бу фанфурикларны фәкать исерекләр сатып алганын яхшы белә. Район җитәкчелеге, кибет хуҗаларын бик еш җыеп, әлеге фанфурикларны сатуны, гомумән, районга алып кайтуны туктатуны таләп итсә дә, күп кенә эшмәкәрләр итәк астыннан гына исерекләрне агулауны дәвам итәләр. Сәләмә, пычрак киемле, өсте-башы тузган исерекләрнең бу кибетләргә агылуы биредә әлеге агуны рәхәтләнеп сатуларын әйтеп тора. Агач төпләрендә, Җиңү скверында әлеге пузырек, фанфурик шешәләренә бик еш тап булу да Әгерҗе исерекләренең аны егылып эчүләре турында сөйли. Кайбер шәхси кибетләрдә исерек калтыранган кулы белән 20 тәңкәсен сузып нинди товар кирәклеген әйтеп тә тормый, сатучы шунда ук прилавка астыннан әлеге агуны суза. Әле бер көнне үзем дә шәһәр үзәгендәге шәхси азык-төлек кибетенә кереп, 20 сумымны сузган идем, сатучы бернинди каршылыксыз фанфурик чыгарып бирде, "бездә аның 35 тәңкәлеге дә бар", дип тә өстәде. Аңа нинди сыекча сатуы мөһим түгел, аның өчен фәкать керем генә булсын. Районда этил спиртын эчеп тугыз кешенең гомере өзелүгә күп кенә шәхси кибет хуҗаларының исе дә китми. Акча дип башы-күзе томаланган эшмәкәр, әбиләр әйтмешли, Алладан да, мулладан да курыкмый. Итәк астыннан гына фанфурик, техник спирт сатып, кеше гомере, кеше сәламәтлеге хисабына кергән акчагызның рәхәтен күрерсезме икән диясе килә. Адәм баласының гомере болай да кыска. Әмма кешене агулап, гомерен тагын да кыскартуга үзегездән өлеш кертүегез турында уйланганыгыз бармы?
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев