Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Айнур Вәлиев: Районда авыр җинаятьләр саны арта

Интернетта товар сатучылар мошенниклар “кармагы“на аеруча еш эләгә

“Әгерҗе радиосы“нда беренче тапкыр райондашларыбызның сорауларына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Айнур ВӘЛИЕВ җавап бирде.

- Айнур Зиннурович, мошенникларга юлыкканда нишләргә кирәклеген аңлатыгыз...

– Кызганычка каршы, саннар дистанцион урлашуларның Россия буенча артуын күрсәтә. Бу төр җинаятькә банк счетларыннан урлау һәм дистанцион мошенниклык керә. Безнең бүлек тарафыннан быел шундый 38 җинаять теркәлде.

Интернетта товар сатучылар мошенниклар “кармагы“на аеруча еш эләгә. Әйтик, сатып алучы сатучыга шалтыратып, тиешле сумманы шунда ук күчерергә тәкъдим итә. Сатучы реквизитларны атый. Әмма сатып алучы яңадан шалтыратып күчерә алмавы, чөнки аның башка банк булуы турында әйтә. Сатучыны сөйләштереп, иң ахырда картаның икенче ягындагы өч санны атарга куша.

Хөрмәтле райондашлар, әлеге саннарны беркайчан да беркемгә дә әйтмәгез. Шуны онытмагыз, мошенниклар психологик яктан әзерлекле, алар сезнең һәр соравыгызга төгәл җавап бирә беләләр, тиешле итеп раслый алалар.

“ВКонтакте” социаль челтәре аша акча күчерү очраклары да ешайды. Билгесез кеше, дустының авыр хәлгә юлыгуы турында хәбәр язып, билгеле суммадагы акча күчерүне сорый. Озак уйлап тормыйча сез акча күчерәсез һәм шуннан соң гына аның акчаны алу-алмавы белән кызыксынасыз. Югыйсә, башта шалтыратырга кирәк иде. Мошенниклар сезнең битне “ваткан“ булып чыга. Андый хәбәрләргә шунда ук ышанырга ярамый. Башта мине алдамыйлар микән дип уйларга күнегегез.

Быел брокерлык мәйдан чыкларында мошенниклык факты буенча өч эш кузгатылды. Соңгы очракта райондашыбыз 1 мил лион 800 мең сум оттырган. Рәсми брокерлык сайтлары да бар, аларга дәгъва юк. Ә менә мошенниклар шуңа охшаш битләр булдыралар. Алар кармагына эләгүе бик тиз. 

Башта алар күпмедер акчаны оту мөмкинлеге тудыралар. Аннан кеше тулы бер милкен оттыруын үзе дә сизмичә кала. Мошенниклык ысуллары күптөрле. Болар – кредит һәм дебит карталарыннан, терминаллар, киви-кошелек, электрон счет аша урлау, номерларны алыштыру һәм башкалар. Санлаштыру һәм IT-телефония аларга җинаятьләрен яшерү мөмкинлеге бирә. Элек мошенниклар “кармагы“на өлкәннәр эләксә, хәзер 18-45 яшьлекләр “каба”. Алар арасында – бюджет, социаль өлкә хезмәткәрләре, тимерьюлчылар, ягъни яхшы хезмәт хакы алып эшләүчеләр күп.

Дистанцион мошенниклыкны ачуы бик катлаулы. Шуңа карамастан, безнең тарафтан мошенниклык буенча 8 эш судка тапшырылды. Бу юнәлештә без – әлегә әйдәп баручылар рәтендә. Райондашларны тагын бер кат кисәтәм: уяу булыгыз. Таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз. 

Материалны тулысынча газетабызның соңгы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев