Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе күгендә – яшь йолдызлар

    Чаллыда эстрада сәнгатенең "Йолдызлык-2012" телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Анда безнең районнан өч яшь йолдыз чыгыш ясады. Аларның өчесе дә, ике турны уңышлы узып, Казанда супер-финалда катнашу бәхетенә ия булды. "Конферанс" номинациясендә III урын алган Антон Попцов (җитәкчесе - Гүзәл Ганиева) 3нче шәһәр мәктәбенең 10 сыйныфында белем ала. Район...

    Чаллыда эстрада сәнгатенең "Йолдызлык-2012" телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Анда безнең районнан өч яшь йолдыз чыгыш ясады. Аларның өчесе дә, ике турны уңышлы узып, Казанда супер-финалда катнашу бәхетенә ия булды.
    "Конферанс"
    номинациясендә III урын алган Антон Попцов (җитәкчесе - Гүзәл Ганиева) 3нче шәһәр мәктәбенең 10 сыйныфында белем ала. Район Мәдәният сараенда уздырылган күп кенә мәдәни чараларда конферанс ролен башкарып, инде тамашачылар мәхәббәтен яуларга да өлгерде яшь егет. Мондый мәртәбәле фестивальдә катнашуы да - икенче тапкыр. "Узган ел да Чаллыда бу фестивальдә III урын алган идем. Ул чактагы көндәшләрем көчлерәк булган кебек тоела, шуңадырмы, нык дулкынландым. Ә быел урын алырмын дип уйламаган идем, минем өчен көтелмәгән хәл булды ул. Узган елгы жюри әгъзаләре арасыннан мине танып алучылар булуы аеруча күңелле. Хаталарымны әйтеп, аларны төзәтү өстендә ничек эшләргә кирәклеген аңлатулары өчен рәхмәтлемен", - ди Антон.
    "Вокал-соло" номинациясендә III урын алган Лиана Алавердованың да (җитәкчесе - Марсилә Муллахмәтова) мондый дәрәҗәле бәйгедә беренче катнашуы гына түгел: зона турында 6 тапкыр катнашып, шуның 4сендә супер-финалда чыгыш ясау хокукын алган кыз. "Моңа кадәр дә II-III урыннарны алганым булды. Узган ел минем төркемдә 40 конкурсант чыгыш ясаган иде, быел азрак булды. Фестивальгә килүчеләр арасында танышларым, дусларым да күп инде. Шуңа күрә быелгы фестивальгә бару көнен дә сагынып көтеп алдым. Ике көн рәттән иртәнге 5тә юлга кузгалырга туры килсә дә, дуслар белән күрешү бөтен алҗуларны оныттырды. "Шанс" төркеме артистлары белән очрашуны аеруча сагынып көттем. Алар белән Украинада "Акчарлак" лагеренда узган ел бергә ял иткән идек", - дип хисләре белән уртаклашты кыз.
    Үз көчен шушы ук номинациядә сынап, I урынга лаек булган Жанна Изирушева да (җитәкчесе - Галина Барекова) да фестивальдән бер "кочак" хисләр белән кайткан. "Мине әлеге фестиваль белән бәйле "сюрприз"лар көткән икән. Беренчедән, Чаллыга барачагым турында ике атна алдан гына белдем һәм бик сөендем. Мин ул чакта Бөгелмәдән "Роза ветров" фестиваленнән генә кайткан идем. Анда II дәрәҗә Диплом белән бүләкләндем. Чаллыда үз көчемне 24 яшьтәшем арасында сынарга туры килде. Көндәшләрем бик көчле иде. Мин "Иван Купала" һәм "Чайка" җырларын башкардым. Жюри әгъзаләре бик таләпчән иде. Икенче "сюрприз" көндәшләрем арасыннан бары тик минем һәм Чаллы кызы Маринаның финалга узуы булды. Инде хәзер Казанга бару көннәрен бармак белән санап көтәм", - ди Жанна.
    Бу яшь сәхнә осталары Казанда 16-20 апрель көннәрендә узачак концертта катнашачак. "Иң зур хыялыбыз - Казанда икенче турга узу. Бу "Йолдызлык" фестиваленең гала-концертында катнашуга юл ача бит", - диләр районыбызның яшь йолдызлары. Уңышлар юлдаш булсын! Ә хыяллары тормышка ашмый калмас: моның өчен Ходай биргән сәләтләре, олы теләкләре, һәрвакыт киңәш бирердәй остазлары, ярдәмгә килердәй якыннары бар бит аларның.
    Остазларын Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлап, аларга олы рәхмәтләрен җиткерәләр. "Сезнең тырышлык бушка китмәс!" - дип ышандыралар яшь йолдызлар.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: