Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе мастеры – Италиядә

    Алсу ШАҺАЛИЕВА - Әгерҗедә аш-су остасы гына түгел, бик күп яшьләрне кулинария серләренә өйрәткән оста һәм остаз буларак билгеле ханым. Озак еллар ул элекке 105нче училищеда булачак пешекчеләрне укытты, эшкә өйрәтте. Ә хәзер бу эшен 27нче училищеда дәвам итә. Күптән түгел Алсу ханым Италиянең Флоренция шәһәрендә стажировкада булып кайтты. Итальян...

    Алсу ШАҺАЛИЕВА - Әгерҗедә аш-су остасы гына түгел, бик күп яшьләрне кулинария серләренә өйрәткән оста һәм остаз буларак билгеле ханым. Озак еллар ул элекке 105нче училищеда булачак пешекчеләрне укытты, эшкә өйрәтте. Ә хәзер бу эшен 27нче училищеда дәвам итә. Күптән түгел Алсу ханым Италиянең Флоренция шәһәрендә стажировкада булып кайтты. Итальян кухнясы аны нәрсәсе белән шаккатырды икән? Мастер, VI разрядлы аш-су остасы чит илләрдә алган тәэсирләрен газета укучылар белән дә бик теләп уртаклашты.

    - Быел июль аенда Казанда төбәкара квалификация күтәрү институтында курсларда булдым. Анда 6 фән буенча уздырылган тестны һәм имтиханнарның барысын да гел яхшы билгеләренә генә биргән идем. Әлеге тест нәтиҗәләре буенча кулинариягә өйрәтү буенча 7 мастерны чит илгә стажировкага җибәрәләр дигән хәбәр килеп иреште. Алар арасында үз фамилиямне күргәч шатлыгымның иге-чиге булмады. Моңа кадәр чит илдә булганым, хәтта чит ил паспортым да юк иде. Шулай итеп, без 25 ноябрьдә Мәскәүдән Римга, аннан Флоренция шәһәренә очтык. Безне аэропортта ук бик җылы каршы алдылар. Итальяннар - гаҗәеп кунакчыл халык. Бер атна дәвамында итальян кухнясы серләре белән бик теләп уртаклаштылар. Иң беренче күзгә ташланган нәрсә, аларда халык фәкать сәламәт ризык ашый. Бөтен төр азык зәйтүн (оливковый) маенда гына әзерләнә. Кайсы гына ресторанга яки кафега керсәң дә, шулай ук гаиләләрдә дә табын уртасында һәрчак шәраб, зәйтүн мае, шәраб уксусы, яшел тәмләткечләр, сок тора. Майлы һәм камыр ризыклары кулланмыйлар диярлек. Макароннан, диңгез продуктларыннан, фасольдән, чечевицадан әзерләнгән ризыкларны яраталар. Чәйгә исләре китми. Яңа сыгылган сок һәм минераль су эчәләр. Бездәге кебек аш, шулпа әзерләмиләр. Менюларында аш-пюре генә күрдек. Итальяннар җәяү йөрүне өстен күрәләр. Аларда төп транспорт - кечкенә җиңел машиналар, скутер һәм велосипед. Сәламәт ризык ашаганга һәм җәяү йөргәнгәдер инде, без анда таза, симез кешеләр очратмадык. Итальяннарның өлкән яшьтәгеләре дә зифа, төз, нык гәүдәле, хәрәкәтчән, үз-үзләрен бик карап-тәрбияләп яшиләр.
    Ресторан-кафеларда аш-суны нигездә ир-егетләр әзерли. Пицца - итальяннарның төп ризыкларының берсе. Безгә аның унбишләп төрен пешерергә өйрәттеләр. Моннан тыш та итальян кухнясының бик күп серләрен ачтылар. Шәраб әзерли торган шәхси хуҗалыкларда да булдык. Чын шәраб өлгергәнче 9 ел имән тәпәннәрдә сакланырга һәм ул тулысынча өлгергәннән соң куе булырга тиеш икән. Аларны шешәләргә тутырганда һәр хуҗаның үз маркасы һәм гербы куела. Итальяннар әзерләгән чын шәрабнең тәме безнең кибетләрнекеннән күпкә аерыла, әлбәттә.
    Халыкара кунак кабул итү мәктәбендә булу аеруча җылы тәэсирләр калдырды. Бу - бездәге училищелар кебек кулинарлар һәм кондитерлар әзерли торган уку йорты. Андагы укыту шартларын күреп ак көнләшү белән көнләшеп һәм кызыгып кайттык. Уку кабинетларындагы һәр өстәлдә кулинария һәм кондитерлыкка өйрәтү өчен бөтен җиһазлар, кирәк-ярак урнаштырылган. Мастерның өйрәткәне, аның һәр хәрәкәте иң арттагы укучыга да көзгедә күренеп тора. Мәктәп эчендә үк укучылар әзерләгән кондитер продукциясен сату оештырылуы да бик ошады.
    Италиядә бер атна вакыт сизелми дә узып китте. Чит илдә стажировка узу күп нәрсәгә өйрәтте безне. Анда өйрәнгәннәремне училищеда укучы булачак пешекчеләремә дә җиткерәчәкмен. "Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал" дигән сүзләрнең хаклыгына әлеге сәфәр вакытында үзем дә инандым, дуслар. Мондый мөмкинлек тудырган Татарстан җитәкчелегенә һәм училище директоры Равил Бадахшинга олы рәхмәтемне җиткерәм.
    Яңа ел табынына хуҗабикәләргә Флоренциядә өйрәнеп кайткан берничә рецепт тәкъдим итәм. Үзем ясап карадым, сезгә дә ошар дип ышанам.
    РАВИОЛИ
    Яшел камыр әзерлибез: 500 грамм он, 25 грамм шпинат (теләсә нинди яшел тәмләткеч тә ярый), 1 йомырка, 1 йомырканың сарысы, 60 грамм су. Яшел тәмләткечне блендер белән ваклыйбыз һәм камырга кушабыз. Марля аркылы укропның согын чыгарабыз. Камыр әзер булсын өчен 20-30 минут пакетта тотабыз.
    Эчлек өчен: Цезарка, күркә яки тавыкның түш ите (боты да ярый). Кишер һәм суганны ваклап шакмаклап турыйбыз. Кишерне чистартылган зәйтүн яки көнбагыш маенда бераз кыздырабыз. Шуңа суган өстибез. Яңадан ит кисәкләрен салабыз. Барысын бергә кыздырганнан соң 100 грамм ак яки кызыл шәраб өстәп бераз томалап пешерәбез.
    Итне алып шакмаклап вак итеп турыйбыз. Шул ук табада азрак шәраб өстәп суы беткәнче томалап пешерәбез.
    Равиоли ясыйбыз: камырны 1-2 мм калынлыкта җәябез, пилмәнгә кебек түгәрәкләп кисәбез. Чит-читләрен дымлы салфетка белән сөртәбез. Уртасына эчлекне салып, камырны ябыштырабыз. Равиолиларны кайнап торган суга салабыз. Өскә күтәрелгәч 1-2 минут пешерәбез. Табынга эретелгән ак май яки кыргычтан уылган каты сыр белән бирәләр.

    ТИРАМИСУ (десерт)
    Крем әзерлибез: 1 литр авыл каймагы, 1 литр сөтнең өсте, 450 грамм шикәр комы. Барысын бергә күбек барлыкка килгәнче болгатабыз.
    Бисквит камырыннан пешерелгән печенье-палочкиларны салкын кофега манып алабыз һәм савытка салабыз: бер рәт печенье тезгәч, аның өстенә крем җәябез. Савыт тулганчы шулай рәтләп тезәбез. Өстенә иләктән иләнгән каконы сибәбез. Табынга биргәнче суыткычта 15-20 минут тотабыз.

    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: