Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы җитәкчеләре актанышлылар тәҗрибәсен өйрәнә

    Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров тәкъдиме белән район хакимияте аппаратының бер төркем хезмәткәрләре, Бердәм исәпләү үзәге һәм идарәче компания җитәкчеләре эш тәҗрибәсен өйрәнү максатында Актаныш районында булдылар. Безнекеләрне Актыныш авылының төзеклеге, чисталыгы, чын мәгънсендә чәчәкләргә, яшеллеккә күмелеп утыруы таң калдырган. "Актаныш халкы үзе дә шушы матурлыкны, чисталыкны саклауга зур...

    Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров тәкъдиме белән район хакимияте аппаратының бер төркем хезмәткәрләре, Бердәм исәпләү үзәге һәм идарәче компания җитәкчеләре эш тәҗрибәсен өйрәнү максатында Актаныш районында булдылар.
    Безнекеләрне Актыныш авылының төзеклеге, чисталыгы, чын мәгънсендә чәчәкләргә, яшеллеккә күмелеп утыруы таң калдырган. "Актаныш халкы үзе дә шушы матурлыкны, чисталыкны саклауга зур өлеш кертә. Шәхси йорт алларында идеаль тәртип, һәр йорт каршысында чәчәкләрнең ниндиләре генә юк. Урамга чүп ташлап китү, Җиңү паркында эчеп-исереп утыру - Актаныш халкы өчен чит", - дип күргәннәре белән уратаклашты район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова.
    Әгерҗе районы Советы һәм башкарма комитеты җитәкчелегенә Валерий Макаров актанышлылар тәҗрибәсе үрнәгендә үзебездә нинди эшләр башкару мөмкинлеген ачыклап, план төзү бурычын куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: