Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районына – 85 ел

ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының 1927 елгы 14 февраль карары нигезендәТатарстан АССРда беренче 8 район, шул исәптән Әгерҗе районы да оештырыла. Рәсми рәвештә безнең районның оешу вакыты 1927 елның 10 апрель карары белән беркетелә. Димәк, Әгерҗе районы барлыкка килүгә бу көннәрдә 85 ел тулды. Районыбыз матур юбилеена килеп җиткән көннәрдә, әйдәгез,...

ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының 1927 елгы 14 февраль карары нигезендәТатарстан АССРда беренче 8 район, шул исәптән Әгерҗе районы да оештырыла. Рәсми рәвештә безнең районның оешу вакыты 1927 елның 10 апрель карары белән беркетелә. Димәк, Әгерҗе районы барлыкка килүгә бу көннәрдә 85 ел тулды.
Районыбыз матур юбилеена килеп җиткән көннәрдә, әйдәгез, үткәннәргә күз салыйк. Әгерҗе районы моннан күп еллар элек нинди булган? Район оештырылганчы, 1921 елда Әгерҗе, Исәнбай, иске Чекалда, Көчек һәм Сарсак-Омга волостьлары мөстәкыйль административ берәмлек Әгерҗе кантоны итеп оештырыла. Кантон үзәге итеп Әгерҗе билгеләнә. 1924 елның 8 маенда исә Әгерҗе кантонында 5 волость кыскартылып, 2 генә волость калдырыла. Алар да Алабуга кантонына кушылалар.
Район оешкан беренче көннәрдә үк аның үзәге итеп Әгерҗе билгеләнә. Территориясе элекке кантон вакытындагыча диярлек була. 1927 елдан Исәнбай волосте - Чаллы кантонына, Шаршады авыл Советы яңа оешкан Әгерҗе районына кушыла. Бу елларда Әгерҗедә 25 авыл Советына берләшкән 105 торак пункт булган. Аларда 29 мең 422 кеше исәпләнгән. Район 700 квадрат метр мәйдан биләгән.
Салагыш һәм Исәнбай волостьләре 1930 елның 10 август карары буенча Красный бор районы итеп оештырыла. Яңа оешкан районга 1930 елда 29 авыл Советына берләшкән 92 торак пункт кергән. Красный бор район буларак 30 ел яши. 1960 елның 28 октябрендә ул административ район буларак бетерелә һәм Әгерҗе районына кушыла. 1963 елның 1 февраленнән 1964 елның 4 мартына кадәр Әгерҗе Алабуга районы составында булып ала. Ә 1964 елдан башлап бүгенгәчә Әгерҗе районы хәзерге чикләрендә яшәп килә.
1919-1921 еллар - Әгерҗе төбәгендә халыкның иң күп яшәгән чоры. Аннан соң бу сан гел кимүгә таба барган. Дөрес, моңа 1921 елгы ачлык, 1930 елларда кулак исеме астында күпләгән гаиләләрне читкә сөрү, репрессия, 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы кебек тарихи вакыйгалар сәбәпче булмый калмагандыр. 1950 елдан башланган гигант төзелешләргә, Ижау, Сарапул шәһәрләренә китеп урнашучы райондашларыбыз да күп булган. Ә күпләп кимегән милләтләр арасында беренче урынны татарлар алып тора.
2010 елдагы халык санын алу мәгълүматларына караганда, районыбызда 36 мең 626 кеше исәпләнә. Шуларның 19 мең 300е - шәһәрдә, 17 мең 326сы авылларда гомер кичерә. Районның гомуми озынлыгы 140 километр. Аның 20 процентын урманнар били. Көньяк өлешен Минзәлә районы, ә калган якларын Удмуртия чикли. Район аша 12 елга ага, Чулман, Иж, Көтмәс елгалары иң зурлардан санала. Районда 71 авыл бар.
Әгерҗе районы үзенең табигате белән генә түгел, тырыш, талантлы кешеләре белән дә горурлана ала. Укымышлылык ягына килгәндә Әгерҗедә электән үк киң мәктәп-мәдрәсәләр челтәре эшләп килгән. XVIII гасырда ук Иж-Бубый, Көчек, Кыдырлы һәм башка авылларда мәктәпләр булганлыгы билгеле. Данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсе укыту алымнары һәм тәртипләре белән үз вакытында бөтен мөселман дөньясына билгеле уку йорты булган. Патша чиновниклары да аны "мөселман академиясе" дип танырга мәҗбүр булганнар. Әгерҗе төбәгеннән чыккан мәгърифәтчеләр, галимнәр Гайнетдин Әхмәров, Мөхетдин Корбангалиев, Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлиса Бубилар исемнәре алтын хәрефләр белән язылган.
×××
Әгерҗе төбәге тарихы музеенда туган ягыбызның үткәне, танылган шәхесләре турында тарихи материаллар, экспонатлар, кулъязмалар бик күп. Туган Әгерҗебезнең үткәне белән кызыксынган һәркемне музеебызга чакырабыз. Капиталь ремонт эшләреннән соң музеебыз тагын да матурланды. Килегез, безнең ишекләр һәркем өчен ачык.
Рәмзилә ШАКИРОВА,
район тарихы музее директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев