Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә хәлләр шәп түгел

Россия Федерациясе наркотикларны контрольдә тоту хезмәтенең Алабуга районара бүлеге Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Әгерҗедә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы каты көрәш алып бара. Нәтиҗәдә, наркотик матдәләрне куллану буенча хокук бозулар әледән-әле ачылып тора. Быелның апрель аеннан башлап наркотик матдә кулланучыларга карата Әгерҗедә 32 административ материал төзелде. Наркотик...

Россия Федерациясе наркотикларны контрольдә тоту хезмәтенең Алабуга районара бүлеге Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Әгерҗедә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы каты көрәш алып бара. Нәтиҗәдә, наркотик матдәләрне куллану буенча хокук бозулар әледән-әле ачылып тора.
Быелның апрель аеннан башлап наркотик матдә кулланучыларга карата Әгерҗедә 32 административ материал төзелде. Наркотик кулланучыларның күбесе беркайда да эшләми. Бөтен материаллар да Әгерҗе җәмәгать судында каралды. Наркотик кулланучыларның кайберләре кулга алынды, икенчеләре 4000әр сум штрафка тартылды. Шулай ук ике җинаять эше кузгатылды.
Май аенда Әгерҗенең Маяковский урамында яшәүче берәүгә карата җинаять эше ачылды. Ул элек тә хөкемгә тартылган булган. Төрмәдән кайткач та наркотик куллануын дәвам итү өстенә, бу агуны кулланучы дуслары белән бергә үзе яши торган фатирда наркопритон ачкан. Алар бергәләшеп дезоморфин ясап, шуны кулланып, күршеләренең тынычлыгын алып, рәхәтләнеп яшәп ятканнар. Наркопритон оештыручының җинаять эше судка җибәрелгән, ә үзенә судка кадәр шәһәрдән чыкмаска дигән карар чыгарылган.
Кайберәүләрегездә "дезоморфин ясау өчен алар дару препаратларын каян алганнар соң? Татарстандагы аптекаларда составында кодеин булган дару препаратларын узган ел ук табиб рецептыннан башка сату тыелган иде бит" дигән сорау туарга мөмкин. Әмма Әгерҗедә наркотик кулланучылар моңарчы бу дару препаратларын Кече Пурга аптекаларыннан ирекле төстә сатып алдылар һәм үзләре дезоморфин ясап кулландылар. Чөнки ул арзанга төшә иде. Ә дезоморфин куллануның ахыры һәрчак үлем белән төгәлләнүе аларны әллә ни борчымый, күрәсең. Наркоманга, иң мөһиме, шушы минутта кадарга наркотик матдә булсын бит. Күптән түгел Россиянең бөтен территориясендә составында кодеин булган дару препаратларын рецептсыз сату тыелды һәм дезоморфин кулланучы Әгерҗе наркоманнары авыр хәлдә калдылар.
Икенче җинаять эше шулай ук Әгерҗедә яшәүче, моңа кадәр хөкем ителгән һәм наркологта исәптә торучы ир-егеткә карата ачылды. Полиция хезмәткәрләре тикшерү барышында аннан зур күләмдә наркотик матдә - мәк саламы таптылар. Ә аны зур күләмдә саклаган өчен наркотик кулланучыны хөкем карары көтә.
Күреп торасыз, Әгерҗедә наркомания проблемасы елдан-ел кискенләшә. Ләкин күбегез бу куркыныч проблемага карата битарафлык күрсәтәсез, хөрмәтле әгерҗелеләр! Янәшәгездә наркотик кулланып, башкаларны да шуңа тартып яшәүчеләр барлыгын белсәгез дә, күршегездә наркопритон оештырып, тынычлыгыгызны алучылар булса да, полициягә хәбәр итәргә куркасыз. Алабугадагы ышаныч телефонын район газетасында даими рәвештә биреп барсак та, соңгы вакытта бу телефонга Әгерҗедән бер шалтырату да булганы юк. Безнең ышаныч телефоны 8(85557) 39770 тәүлек әйләнәсе эшли. Сез әйткән хәбәр буенча без ашыгыч төстә чара күрәчәкбез. Ә сезнең турыда мәгълүмат сер булып сакланачак. Наркотиклар белән сәүдә итүчеләр, наркопритон оештырып ятучылар, бу агуны кулланып, башкаларны да, бигрәк тә яшүсмерләрне наркомания сазлыгына тартучылар турында белсәгез, зинһар, битарафлык күрсәтмәгез. Сезнең ышаныч телефонына бер шалтыратуыгыз да күпләрне бу упкынга төшүдән коткарып калыр, ә наркотик сатып баючылар җәзасын алыр. Якыннарыгызны, танышларыгызны, күршеләрегезне бу афәттән саклап калуда үз өлешегезне кертергә тырышсагыз иде.
А.Мөхәммәтҗанов,
РФ Наркотикларга контроль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең Алабуга районара бүлеге начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев