Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә – цифрлы телевидение

    Соңгы елларда техник прогресска исең китәр. Әле кайчан гына цифрлы фотоаппарат бик гаҗәп тоела иде. Хәзер инде аның белән бала-чага да эш итә белә. Инде менә өйләребезгә цифрлы телевидение дә килеп җитәчәк. Бу турыда Әгерҗе районы элемтә узелы начальнигы Илнур ХӘСӘНОВ сөйли. - Илнур Ясирович, сезнең коллектив элемтәчеләренең шәһәрдәге күпкатлы...

    Соңгы елларда техник прогресска исең китәр. Әле кайчан гына цифрлы фотоаппарат бик гаҗәп тоела иде. Хәзер инде аның белән бала-чага да эш итә белә. Инде менә өйләребезгә цифрлы телевидение дә килеп җитәчәк. Бу турыда Әгерҗе районы элемтә узелы начальнигы Илнур ХӘСӘНОВ сөйли.

    - Илнур Ясирович, сезнең коллектив элемтәчеләренең шәһәрдәге күпкатлы йортларда элемтә челтәрләрен модернизацияләү белән шөгыльләнә башлаганын ишеткән идек инде. Шул турыда тулырак сөйләсәгез иде.
    - Без Әгерҗедә кабельле телевидение төзү проектын тормышка ашыра башладык. Бу әлегә бишкатлы йортларга гына кагыла. Шәһәребездә тиздән 3915 фатирда яшәүчеләр кабельле телевидение һәм югары тизлектәге Интернет хезмәтеннән файдалана башлаячаклар. Бишкатлы һәр йортка күп җепселле оптик кабель уздырылачак. Бу эшләрне без быел октябрь аена төгәлләргә планлаштырабыз. Моның өчен "Таттелеком" 6 миллион 200 мең сум акча бирде. Әлеге эшләрне Казаннан "Капиталстрой" ширкәте элемтәчеләре башкара. Ометов урамындагы 19нчы йортка яңа җиһазлар урнаштырылды инде. Бу атнада аны сынап карарга җыенабыз. Хәзер элемтәчеләр Ометов урамындагы 5нче йортта эшлиләр.
    - Элеккеге бакыр элемтә кабеле тарихка гына кереп каламыни инде?
    - Бу кабель телефон элемтәсе өчен яхшы, ләкин Интернетка кергәндә кайбер кыенлыклар килеп туа. Хәзерге вакытта бакыр линияләр буенча тизлек нибары 16 Мбит/сек. Мондый тизлек Интернеттан кулланучыларны хәзер һич тә канәгатьләндерми. Ә хәзер без тормышка ашыра торган "Йортларга оптика" проекты бу тизлекне секундына 100 Мегабитка җиткерергә мөмкинлек бирә. Цифрлы телевидениенең дә хәзергесе белән чагыштырганда өстенлекләре бик күп. Бу - иң беренче чиратта, югары сыйфат.
    - Төрле каналлардан тапшырулар карау мөмкинлеге дә артадыр?
    - Әлбәттә! Бүгенгә абонентларга цифрлы телевидениенең 84 каналын тәкъдим итәбез. Моннан тыш, абонентларга комплекслы тариф планын кулланып, элемтә хезмәтләре өчен акчаларын янга калдыру мөмкинлеге туа.Бу - телефон+Интернет+телевидение өчен бергә түләү дигән сүз.
    Яңа челтәрнең тагын бер өстенлеген әйтми кала алмыйм. Исәпләү һәм видеокүзәтү приборларын бердәм мониторинг системасына тоташтырып, сез ишегалдында һәм бишкатлы йортыгызда нәрсәләр булганын экраннан күзәтә аласыз. Мәсәлән, балагызны ишегалдына уйнарга чыгарып җибәргәч, фатирыгыздан гына аның ни белән шөгыльнгәнен карап тора аласыз. Мондый видеокүзәтүдән Түбән Кама халкы бик теләп файдалана.
    - Бөтен абонентлар да яңа системага тоташа аламы?
    - Әлбәттә. Ләкин бер шарты бар. Фатирыгызда техник таләпләргә туры килә торган заманча телевизор булырга тиеш.
    - Бишкатлы йортларга яңа җиһазлар кую ОДН өчен түләүләр артуга китермәсме?
    - Юк. Җиһазларга электр хезмәте күрсәтүгә "Энергосбыт" белән килешү төзеләчәк.
    - Ике һәм өчкатлы йортларга бу яңа система кайчан да булса барып җитәчәкме?
    - Әйе. Киләчәктә без андый йортларга да күпҗепселле оптик кабель сузачакбыз. Аларда монтаж эшләрен үзебезнең элемтәчеләр башкарачак. "Йортларга оптика" проектын тулысынча тормышка ашырып бетергәч, безнең Әгерҗе районы халыкка телекоммуникацион хезмәтләр күрсәтүдә алдынгы технологияләр куллану буенча Татарстанда иң алдынгы шәһәрләр исемлегенә керәчәк.
    Әңгәмәдәш - Екатерина САМСОНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: