Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗегә десант “төште”

Бу көннәрдә "Идел-Урал" хәйрия фонды һәм халык фронты тәкъдиме буенча Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чаллы шәһәреннән бер төркем актив инвалидлар республика районнары буйлап сәяхәткә чыктылар. 22 февральдә әлеге десант Әгерҗегә "төште". Аларны мәйданда шәһәргә башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин сәламләде. Кунаклар район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Россия бердәмлеге өчен" дигән...

Бу көннәрдә "Идел-Урал" хәйрия фонды һәм халык фронты тәкъдиме буенча Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чаллы шәһәреннән бер төркем актив инвалидлар республика районнары буйлап сәяхәткә чыктылар.
22 февральдә әлеге десант Әгерҗегә "төште". Аларны мәйданда шәһәргә башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин сәламләде. Кунаклар район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Россия бердәмлеге өчен" дигән темага митинг үткәрделәр. 4 мартта булачак сайлауларда халыкны актив катнашырга һәм лаеклы кандидат өчен тавыш бирергә чакырдылар. "Без - барыбыз да инвалидлар. Әмма кул кушырып, тормыштан зарланып, властьны сүгеп, көннәр буе өйдә телевизор каршында утырмыйбыз. Без - актив тормыш белән яшәүчеләр. Безнең арада Россия Язучылар берлеге әгъзасе Виктор Гладков, СССРның спорт мастеры Дмитрий Повышев булуы - үзе бер горурлык", - диде фонд җитәкчесе Рәкыйт Әбделманов. Алар барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап, иң изге теләкләрен дә җиткерделәр. Соңыннан кунаклар әгерҗелеләр белән бергә шахмат, шашка уйнауда осталыкларын сынап, Менделеев каласына юл алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев