Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗегә юбилей поезды килә

Россия тимер юлларына - 175, Горький тимер юлына 150 ел тулу уңаеннан Горький магистрале хезмәт күрсәтә торган төбәкләр буенча юбилей поезды юлга чыга. Бу истәлекле сәяхәттә ветеран тимерьюлчылар һәм яшь белгечләр катнаша. Поезд туктап торган арада тимер юл станцияләрендә бәйрәм концертлары күрсәтеләчәк. Концертта Горький, Киров, Ижау, Казан, Муром шәһәрләрендәге тимерьюлчылар...

Россия тимер юлларына - 175, Горький тимер юлына 150 ел тулу уңаеннан Горький магистрале хезмәт күрсәтә торган төбәкләр буенча юбилей поезды юлга чыга.
Бу истәлекле сәяхәттә ветеран тимерьюлчылар һәм яшь белгечләр катнаша. Поезд туктап торган арада тимер юл станцияләрендә бәйрәм концертлары күрсәтеләчәк. Концертта Горький, Киров, Ижау, Казан, Муром шәһәрләрендәге тимерьюлчылар мәдәният сарайлары иҗат коллективлары чыгыш ясый. Программада тимерьюлчы ветераннарны һәм мактаулы тимерьюлчыларны хөрмәтләү каралган. Шулай ук "Горький тимер юлының тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге" исемле күргәзмә эшләячәк.
Юбилей поезды 26 июльдә Түбән Новгородтан кузгалып китә һәм 3 августка шул станциягә кайтып җитәргә тиеш. 8 көнлек сәяхәт барышында юбилей поезды Дзержинск, Владимир, Муром, Арзамас, Канаш, Алатырь, Чабаксар, Яшел Үзән, Йошкар-Ола, Юдино, Казан, Киров, Глазов, Сарапул, Красноуфимск, Иҗау станцияләрендә туктаячак.
Юбилей поезды Әгерҗегә 29 июльдә 21.30 сәгатьтә килеп җитә. Тимерьюлчыларны, ветераннарны, район халкын Әгерҗе станциясендә булачак бәйрәм тамашасын карарга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев