Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗегә Шойгу килде

6 февральдә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу, РФ төбәк үсеше министры Виктор Басаргин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәге начальнигы Игорь Паньшин Удмуртиянең Пугачево бистәсендә, Кече Пургада һәм Әгерҗедә булдылар. Әгерҗегә ул көнне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин да...

6 февральдә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу, РФ төбәк үсеше министры Виктор Басаргин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәге начальнигы Игорь Паньшин Удмуртиянең Пугачево бистәсендә, Кече Пургада һәм Әгерҗедә булдылар. Әгерҗегә ул көнне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин да килгәннәр иде.
МЧС министрының Удмуртиягә һәм Әгерҗегә эшлекле сәфәре очраклы гына түгел. Россия Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путин узган җомгада Сергей Шойгуга узган елның 2 июнендә Пугачеводагы хәрби арсеналда булган шартлаулардан соң зур зыян күргән халыкка, оешма-учреждениеләргә федераль бюджеттан күрсәтелгән матди ярдәмнең максатчан файдаланылуын, җимереклекләрне бетерү буенча башкарылган төзелеш һәм ремонт эшләренең сыйфатын тикшерү бурычын йөкләгән иде.
Сергей Шойгу Пугачевода, хәрби частьта зур зыян күргән йортларны, башка объектларны карады, төзекләндерү эшләре өчен Россия Хөкүмәте тарафыннан бирелгән акчаларны максатчан файдалану белән кызыксынды. Министрны һәм башка җитәкчеләрне Удмуртия Президенты Александр Волков озатып йөрде. Аннан соң алар Әгерҗегә 2нче мәктәпкә килделәр. Илдар Халиков шәһәрдә зур зыян күргән күпфатирлы йортларның, үзәк хастаханәнең, 27нче училищеның, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының ул төнне нинди хәлдә калганын һәм төзекләндерү эшләреннән соң бу биналарның бүгенге хәлен тасвирлаучы фотокүргәзмәне күрсәтеп, аңлатма бирде. Сергей Шойгу Әгерҗедә Татарстан Хөкүмәте Рәисе җитәкчелегендә комиссия төзелеп, тиз арада бөтен республика белән Әгерҗедәге җимереклекләрне бетерүгә алынуларын аеруча хуплады. Шәһәребезнең авария хәлендәге йортлардан 400гә якын кешене яңа фатирларга күчерү буенча федераль программага тиз арада керүеннән дә министр канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев