Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Егет булса, шундый булсын!

Өлкәннәр һәм урта буын вәкилләре арасында яшьләрне ялкаулыкта, тәрбиясезлектә гаепләү сүзләрен еш ишетергә туры килә. Шәхсән үзем һич кенә дә мондый фикерләр белән килешмим. Элекке укучым, бүген республика, халыкара конкурсларда бер-бер артлы җиңүләр яулаган хезмәттәшем, яшь мөгаллим Ирек РӘХМӘТУЛЛИН белән горурлану хисләремне газета укучылар белән дә уртаклашасым килә. Әнисе каты...

Өлкәннәр һәм урта буын вәкилләре арасында яшьләрне ялкаулыкта, тәрбиясезлектә гаепләү сүзләрен еш ишетергә туры килә. Шәхсән үзем һич кенә дә мондый фикерләр белән килешмим. Элекке укучым, бүген республика, халыкара конкурсларда бер-бер артлы җиңүләр яулаган хезмәттәшем, яшь мөгаллим Ирек РӘХМӘТУЛЛИН белән горурлану хисләремне газета укучылар белән дә уртаклашасым килә.
Әнисе каты авырып яшьли вафат булу сәбәпле, Иреккә мәктәптә укыганда йорт эшләрен җигелеп тартырга туры килә. Гел яхшы билгеләргә генә укуы белән бергә, мал-туар асрау, бакча тутырып яшелчә үстерү дә аның җилкәсендә була. Аның өлгерлегенә, сабырлыгына, тырышлыгына гел соклана идек. Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетына укырга кергәч тә сынатмады: аны кызыл дипломга тәмамлады. Энергиясе ташып торган, мәктәп тормышына яңалыклар кертү теләге белән янган яшь белгеч туган мәктәбендә тарих-җәмгыять белеме укытучысы булып эшли башлады. Шул ук 2005-2006 уку елында мәктәбебез профильле укытуга күчте. Ирек Рафаил улы профиль фәннәренә укыту программалары төзү, яңа укыту технологияләрен, алымнарын кертүгә зур көч куйды, әлеге сыйныфларда белем алучы укучылар белән төрле шәһәрләрдәге сәнәгать предприятиеләренә, тарихи-мәдәни һәйкәлләргә экскурсияләр оештыруда катнашты. 2007 елда укучылары белән төзегән һәм тормышка ашырылган куян фермасы проекты II инновацион фәнни-техник проектларның "Перспектива" республика конкурсында III дәрәҗә Дипломга лаек булды.
Яшь хезмәттәшебез инде ничә еллар һөнәри бәйгеләрдә сынатмый. 2006 елда район башлыгы грантына үткәрелгән "Елның яшь укытучысы-2006" бәйгесендә лауреат булса, 2010 елда "Ел укытучысы" бәйгесенең "Яшь белгеч" номинациясендә I урынны яулады. Шул ук елны Ирек Рафаил улына тагын да җаваплырак вазифа - укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасы йөкләнде. Тирән белеме, мәгарифтәге уңай яңалыкларны эштә уңышлы куллана белүе, компьютер технологияләрен бик яхшы үзләштерүе, зыялы һәм өлкәннәргә ихтирамлы булуы аңа яңа вазифасында да ярдәмгә килде.
Күптән түгел Ирек Рафаил улы, Казанда районыбыз данын яклап, "Ел укытучысы" конкурсының финал бәйгесендә республиканың иң яхшы 50 укытучысы белән көч сынашты. Әлеге бәйгедә ул IV урын яулап кайтты. Шушы көннәрдә мәгариф һәм фән министрының махсус тәкъдиме белән А.С.Макаренко исемендәге халыкара конкурста катнашып, дипломант булды.
Уңган хезмәттәшебезгә алга таба да эшендә уңышлар, ике егет үстерүче тату гаиләсенә иминлек, сәламәтлек телибез.
Галия МОРАТОВА.
Девәтернә мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев