Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әйдәгез, дус яшик!”

Әгерҗе укучылары белән очрашуга барганда Россия Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акуловтан: "Сезнең тормыш девизыгыз нинди?" - дип сорагач, ул: "Леопольд турындагы мультфильмда "Балалар, әйдәгез, дус яшик" дигән сүзләрне хәтерлисезме? Бу канатлы сүзләр - тормышымда да, хезмәт юлымда да иң төп девизым", - диде. Дөрестән дә, бу сүзләр Тимур Юрьевичка бик...



Әгерҗе укучылары белән очрашуга барганда Россия Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акуловтан: "Сезнең тормыш девизыгыз нинди?" - дип сорагач, ул: "Леопольд турындагы мультфильмда "Балалар, әйдәгез, дус яшик" дигән сүзләрне хәтерлисезме? Бу канатлы сүзләр - тормышымда да, хезмәт юлымда да иң төп девизым", - диде.

Дөрестән дә, бу сүзләр Тимур Юрьевичка бик тә туры килә. Ул, Татарстан Президентының Тышкы элемтәләр департаментын оештырып, 20 ел буена чит илләр белән республикабыз арасында дуслык, хезмәттәшлек, тыгыз элемтәләр урнаштыручы, гади генә әйткәндә, эчке эшләр министры булды. Ә 2012 елдан Тимур Акулов - Россия Дәүләт Думасында оборона буенча комитет әгъзасы. Менә шундый дәрәҗәле кунак белән күзгә-күз очрашып, чын күңелдән әңгәмә корып утыру бәхете елмайды быел шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучыларына.
Яңа уку елына аяк атлаган көннәрдә килде Дәүләт Думасы депутаты Әгерҗегә һәм 1нче гимназиядә, 4нче мәктәптә Россия Конституциясенең 20 еллыгына багышланган Парламент дәресләре үткәрде. Дәрес шундый җитди темага багышланса да, Тимур Юрьевич баштан ук укучыларны чын күңелдән сөйләшүгә чакырды. "Яшьләр белән күптән шулай якыннан аралашканым юк. Әйдәгез, чын күңелдән аралашыйк, сөйләшик, гәпләшик", - дигәч, укучылар арасында да киеренкелек кимеде. Нинди генә сораулар яудырмадылар алар Мәскәү кунагына?! Укучыларның шулай ачылып китеп кызыксынучанлыгы депутатны балачагына, яшьлегенә, чит илләрдә эшләгән чорларга да алып кайтты, Россиядәге, кайбер чит илләрдәге сәяси хәлләргә дә бәя бирде ул.
"Сез шундый дәрәҗәгә ничек ирештегез?" дигән сорауга җавабы газета укучыларыбызга да кызык булыр дип уйлыйм.
- Дөресен әйтим, безнең заманда институтка укырга кергәндә дә, эшкә урнашканда да арттан этеп баручы йонлач куллар булмады. Барысына да фәкать үз тырышлыгым белән ирештем. Тумышым белән Үзбәкстан якларыннан мин. Әнием авыл табибәсе иде. Аны бер авылдан икенчесенә күчереп йөрткәч, миңа өч мәктәптә укырга туры килде. Бу мәктәпләрнең берсендә немец, икенчесендә инглиз, өченчесендә француз телен укыталар иде. Нәтиҗәдә, мәктәптә бер генә чит телне дә ипи-тозлык та үзләштереп чыга алмадым. Ләкин әнинең бик тә мине чит телләргә өйрәтәсе килә иде. Ул минем киләчәк язмышымны да хәл итте. Мин Ленинград университетының көнчыгыш телләр факультетына өч ел имтиханнар тапшырып карадым. Әмма колхозда, заводта эшләп, армиядән кайткач, өченче елда гына студент булу бәхетенә ирештем. Аны кызыл дипломга тәмамлагач, Йеменда хәрби тәрҗемәче булып эшләдем.
Укучыларны Тимур Юрьевичның Татарстанга ничек килеп чыгуы да кызыксындырды.
- Җәмәгатем Фәридә - Казан кызы бит. Казанга урнашуыбызда аның роле зур булды, әлбәттә. Ләкин Казан турында беренче тәэсирләремне хәзер әйтергә дә кыенсынам инде. Сиксәненче еллар иде бу. Казан кибетләрендә ит, колбаса талонга гына сатыла. Ленинградтагы муллыктан соң мондый тормышта яши башлавы җиңел булмады. Ул замандагы Казанны бүгенгесе белән чагыштырып буламы соң?! 8 ел Казан дәүләт университетында укыттым. Ә 91нче елдан халыкара мәсьәләләр буенча Президент киңәшчесе булып, Минтимер Шәрипович белән озак еллар аңлашып, килешеп эшләдем. Чит илләр белән яхшы элемтәләр урнаштыруга, Татарстанны дөнья күләмендә танытуга лаеклы өлеш керттем дип бүген горурланып әйтә алам.
Укучыларны законнарның ничек кабул ителүе дә, Думадагы эшчәнлеге дә, Жириновскийга, Россиядәге террорчылык актларына каршы мөнәсәбәте дә, Бердәм дәүләт имтиханнарының киләчәге дә, мәктәпләргә заманча технологияләр кертү турында сүз барса да, уку йортларының матди-техник базасының арттарак калуы турындагы сораулар да кызыксындырды. Хәтта депутатның замана кызларына, аларның 14-15 яшьтә җенси тормыш белән яши башлаулары, бала табуларына карата фикерен дә беләселәре килде. Быел алтмышын тутырган мондый гыйлем иясе кызларның бик иртә тәртипсез җенси тормыш алып баруларына, үз кадерләрен белмәүләренә, кулга шешә тотып, авызга тәмәке кабып йөрүләренә нәфрәтләнүен генә белдерде, әлбәттә. "Мин ир-ат буларак чын дөресен әйтәм, йөргән чакта егетләргә мондый җилбәзәк кызлар белән кызыктыр. Әмма тормыш кору өчен алар төпле акыллы, намусын югалтмаган, инсафлы кызларны сайлыйлар. Менә шуннан нәтиҗә ясагыз инде, кызлар", - диде ул.
Ике мәктәптә дә Тимур Акулов белән очрашу барышында әнә шулай бик җанлы, кызыклы әңгәмә булды. Укучылар Дума депутатының укучылар белән шулай гади, дусларча аралашуыннан бик канәгать калдылар. Дәрес тәмамланып, коридорга чыккач та алар Тимур Юрьевичка сорауларын яудырдылар. Чын дипломат, сүз һәм аралашу остасы булган Тимур Акулов Әгерҗе укучылары күңелендә әнә шундый матур тәэсирләр калдырды.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев