Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ел хәйриячеләре арасында әгерҗелеләр дә бар

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ел хәйриячесе-2017” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында конкурска нәтиҗә ясалды. Конкурста 59 хәйриячене зурладылар.

    Конкурска эре һәм урта предприятиеләр, оешмалар, кече бизнес предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган оешмалар, физик затлар, хәйриячеләр фонды һәм массакүләм мәгълүмат чаралары кебек җиде категория буенча нәтиҗә ясалды.

    Бүләкләнүчеләр арасында әгерҗелеләр дә бар. Менә алар - “Бубилар мирасы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, Салагыш авылы эшмәкәре Марат Мөхәммәдиев,  Сокманда туып-үсеп, бүген Ижауда яшәүче Радик Гыйльманов. Чарада шулай ук Әгерҗедә күп бала тәрбияләүче Акбашевлар гаиләсе дә хөрмәтләнде.

     

    Фотода: Сокманда туып-үскән Радик Гыйльманов туган авылында мәчет ачу тантанасында.   

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: