Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әле ярый, җирдә әниләр бар

Сабые дөньяга килгәнче үк бар сөюен, назын аңа бирүче, йөрәк җимешен гомере буе яклап һәм саклап үстерүче, һәр сулышын "балам" дип алучы, тормышта олы терәк һәм таяныч булган иң газиз, иң кадерле кешеләребез - алар әниләр. Узган якшәмбедә Әниләр көне уңаеннан алар газиз балаларыннан иң җылы тәбрикләү сүзләре, бүләкләр кабул...

Сабые дөньяга килгәнче үк бар сөюен, назын аңа бирүче, йөрәк җимешен гомере буе яклап һәм саклап үстерүче, һәр сулышын "балам" дип алучы, тормышта олы терәк һәм таяныч булган иң газиз, иң кадерле кешеләребез - алар әниләр. Узган якшәмбедә Әниләр көне уңаеннан алар газиз балаларыннан иң җылы тәбрикләү сүзләре, бүләкләр кабул иткәннәрдер. Район Мәдәният сараенда узган тантанада да әниләргә тирән хөрмәт күрсәтелде.
Фойега узуга ук укучылар кулыннан чәчәк бәйләме, "Ровесник" яшүсмерләр клубы һәм "Синяя птица" волонтерлар отрядына йөрүчеләрдән кайнар тәбрикләүләр кабул иткән әниләрнең йөзләре кояш кебек балкый иде.
"Күптән барлыкка килмәсә дә, Әниләр көне бик тиз арада яраткан бәйрәмгә әйләнде. Бу аңлашыла да: ничә яшьтә булсак та иң кадерле кешеләребезгә ягымлы сүзләр белән дәшәсе, җыерчыклы кулларының җылысын тоясы килә. Алар гына безнең борчуларны аңлыйлар, җылы сүзләр табып юаталар, киңәшләре белән ярдәм итәләр. Балаларыбыз да тулы гаиләләрдә тәрбияләнсеннәр, ата-аналарын рәнҗетмәсеннәр иде. Әмма тормыш булгач төрле хәлләр була. Балаларын ялгыз үстерүче аналар саны районда 382гә җитте. Кызганычка каршы, "яшел елан" белән дуслашып, нарасыйларын язмыш кочагына ташлаучылар да бар. Ә менә балаларына кечкенәдән дини тәрбияләгән аналарны мин үрнәк итеп куяр идем.
Һәр иртәгезне әниләрегезнең хәлен белүдән башлагыз. Алардан читтә яшәсәгез кайтып йөрегез. Без алар алдында гомер буе бурычлы икәнне онытмагыз", - диде район башлыгы Фәрит Габбасов һәм барлык әниләрне бәйрәм белән котлады. Чынлап та, газизләребезнең вакытсыз агарган һәр бөртек чәче, йөзләрендә, кулларындагы җыерчыклары өчен дә без, балалары, гаепле шул. Шуңа күрә рәнҗетмик кадерле кешеләребезне.
Тантанада иң-иңнәрне сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. "Бала җанлы әниләр" номинациясендә күп бала үстерүче аналар Наталья Мөхәммәтҗанова, Светлана Ахунова, Люция Мөстәхимова, Раушания Әзиятуллина, Зөлфия Шәмсетдинова, Раушания Леонтьева, Рузилә Насыйрова, Энҗе Корбанова, Людмила Раджабова, Диләрә Гыйззәтуллинаны тәбрикләп Фәрит Гарифович аларга Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, бүләк бирде. "Ходайдан - Ана" номинациясендә инвалид балалары булган әниләр Елена Обухова, Әлфия Мәгъдәндинова, Резедә Закирова, Любовь Чувамова, Раушания Әбдрәшитова, Наталья Бочкарева, Наина Вәлиуллина, Бибишәрифә Мирзоалиева, Алсу Заһретдинова, Светлана Васильева сәхнәгә күтәрелделәр. "Язмыштан узмыш юк, диләр. Ходай балаларыгызны тәрбияләргә сезгә сабырлык, түземлек һәм сәламәтлек бирсен", - диде Фәрит Габбасов. Ул һәрберсенең хәлләрен белеште, проблемаларын сорашты. Бу минутларда үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән аналарның да күңелләре тулды. "Инвалид бала тәрбияләүне үз башына төшкән ана гына аңлый. Без улыбызга беркайчан да төшенкелеккә бирелергә урын куймыйбыз, үзебез дә авырлыклардан зарланмыйбыз. Минем кебек аналарга сәхнә түрендә күрсәткән хөрмәтләре, җылы рәхмәт сүзләре өчен Фәрит Гарифовичка, бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт", - диде Әгерҗедән Резедә Закирова.
Дөньяга тудырган әниләре язмыш кочагына ташлаган балаларны тәрбиягә алып үзләренеке кебек тәрбияләүче олы йөрәкле аналарга һәйкәл куярлык. "Кайнар йөрәк" номинациясендә бу көнне чит балаларны тәрбиягә алган династияләр хөрмәтләнде. Фәния Мөхәммәтҗанова, Эльвира Хисмәтова, Гөлгенә Денисламова; Флүрә Искакова, Ләйсән Рамазанова, Лариса Искакова; Люция Гайсина, Гөлшат Хисмәтуллина, Гөлнур Сафиуллина династияләре һәм Тамара Васильевага һәм алар белән бергә 225 балага наз, ярату бүләк иткән аналарга район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова шагыйрь Һ.Такташ сүзләре белән "Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке - Ана булуда" дип иң җылы сүзләрен җиткерде. "Безнең династия 6 баланы үз канаты астына алды. Без аларга күңел җылыбызны, ярату һәм назыбызны биргәнгә бик бәхетле. Алар белән яшәве тагын да күңеллерәк, рәхәтрәк" , - диде Девәтернәдән Гөлшат Хисмәтуллина.
Замана балаларының сәләтенә, акылына, гыйлемлегенә, төрле яктан сәләтле, талантлы булуларына шаккатасың. Әлбәттә, аларның уңышларында ата-аналарның да өлеше зур. Әнә шундый әниләр Людмила Маркитонова, Фәнзия Бакирова, Екатерина Нехорошкова, Раиса Полиевтова, Ирина Попцова, Илгизә Лотфуллина, Ләйсән Хәбирова, Раушания Гыймранова, Елена Осадчая балалары белән, чын мәгънәсендә, горурлана алалар. Алар "Ана йолдызлыгы" номинациясендә бүләкләнделәр. "Сезнең балалар - районда гына түгел, республикада иң-иңнәр. Шундый талантлы егет-кызлар үстергәнегез өчен зур рәхмәт", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Аннан әниләр хөрмәтенә искиткеч матур концерт күрсәтелде. Бу көнне сәхнәдә яңгыраган җырлар да, биюләр дә - дөньядагы иң газиз кешеләр әниләргә багышланды. Ә алар балаларның талантына сокланып "аһ" иттеләр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев