Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Электр хуҗалыгы – “ЖилЭнергоСервис” кулында

1 апрельдән шәһәрдәге күпкатлы йортларның электр хуҗалыгы "ЖилЭнергоСервис" ширкәтенә йөкләнде. Шул уңайдан без, әлеге ширкәт директоры Илфат ЯМАЛИЕВ белән очрашып, әңгәмә кордык. - Илфат Ильясович, халык кайсы очракларда сезнең ширкәткә мөрәҗәгать итә ала? - Без барлык йортларны безгә тапшырганчы, башта "ЖКХ идарәсе" (җитәкчесе - Рәис Минаголов), "Жилсервис" (Валерий Шамшурин) идарәче...

1 апрельдән шәһәрдәге күпкатлы йортларның электр хуҗалыгы "ЖилЭнергоСервис" ширкәтенә йөкләнде. Шул уңайдан без, әлеге ширкәт директоры Илфат ЯМАЛИЕВ белән очрашып, әңгәмә кордык.
- Илфат Ильясович, халык кайсы очракларда сезнең ширкәткә мөрәҗәгать итә ала?
- Без барлык йортларны безгә тапшырганчы, башта "ЖКХ идарәсе" (җитәкчесе - Рәис Минаголов), "Жилсервис" (Валерий Шамшурин) идарәче компанияләр һәм бердәм исәп-хисап үзәге (Зөлфәт Әхмәтҗанов) белән килешүләр төзедек. Шуның нигезендә хәзер күпкатлы йортларда электр белән бәйле эшләрне башкарабыз. Әгәр подъездда һәм фатирда ут сүнсә, щиттагы электрүткәргечләрдә кыска ялганыш булса яисә ис чыкканын сизсәләр, гомумән, электр белән бәйле нинди дә булса хәл килеп чыккан очракта халык безгә мөрәҗәгать итә ала.
- Заявкалар ничек кабул ителә?
- Хезмәткәрләребез заявкаларны эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр үзебезнең ширкәттә ("ЖилЭнергоСервис" "Төзелеш" тулай торагында урнашкан) 22085 телефоны буенча кабул итәләр. Ә кичке 5тән иртәнге 8гә кадәр "ЖКХ идарәсе" 34053 (Иж-Бубый) һәм "Жилсервис" ширкәтләренә 22692 телефоннары буенча шалтырата алалар. Безнең электриклар төннәрен дә дежур торалар. Заявка кабул ителү белән алар авария булган урынга килеп җитәләр.
- Күпкатлы йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итмәсә дә, подъездлардагы электр щитларын карап, тикшереп тору сезнең бурычтыр бит.
- Әлбәттә. Без даими рәвештә күпкатлы йортлардагы электрүткәргечләрне, щитларны карап чыгарга тиеш. Бу эшләрне район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан расланган график нигезендә башкарабыз. Шуңа күрә халык безнең йортка килмәделәр дип борчылып тормасын, график буенча һәр йортта булачакбыз.
- Ә шәхси йортларда яшәүчеләргә кем хезмәт күрсәтә?
- Шәхси йортларда яшәүчеләрнең счетчикларын алыштыру - безнең вазифа. Әгәр башка төрле заявкалар керә икән, үтенечләрен кире какмыйбыз.
- Шәһәр урамнарын яктырту белән кем шөгыльләнә?
- Узган елның октябрь аеннан без шәһәр урамнарын яктыртуны да үз кулыбызга алдык. Урамнардагы баганаларда ут янмаган очракта халык шулай ук безгә мөрәҗәгать итә ала.
- Тагын нинди эшләр башкарасыз?
- Безнең белән шәһәрдәге барлык балалар бакчалары, 2 һәм 4нче мәктәпләр килешү төзеделәр. Алардагы электр белән бәйле эшләрне башкарабыз. Аннан соң авыллардагы, шәһәрдәге шәхси йортларда электр счетчикларын алыштырабыз. Әгәр авыл кешесенә счетчигын яңага алыштырырга кирәк икән, юл чыгымы тотып безгә килү мәҗбүри түгел. Телефоннан шалтыратып заявка бирә алалар. Хезмәткәрләребез счетчикларның төрләре, бәяләре турында тулы мәгълүмат бирәләр, электрикларның кайчан киләсен аңлаталар. Гражданнарның теләкләре буенча счетчикларны үзебез алып барып куябыз. Шулай ук узган ел башланган ике тарифлы счетчикларны яңадан программалаштыру да дәвам итә.
Җәй көне әле безне тагын бер зур эш көтә. Исәнбай мәктәбендә капиталь ремонт вакытында андагы электрүткәргечләрне алыштыру да безнең ширкәткә йөкләнде.
- Ә фатирлардагы счетчикларның күрсәтмәсен алу белән кем шөгыльләнә?
- Әйе. Без һәр айны кайбер йортлардагы счетчик күрсәтмәләрен алабыз. Ә утка вакытында түләмичә бурычка баткан хуҗаларның утларын да идарәче компанияләр һәм "Энергосбыт" ширкәтеннән кергән күрсәтмә нигезендә өзәбез. Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен вакытында ут өчен түләп баруыгызны сорыйм. Электр энергиясе - шул ук товар, ә товар бушлай бирелми.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын!
Әңгәмәдәш - Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев