Электрон паспортның нинди булачагын аңлаттылар
Аның саклану дәрәҗәсе югарырак булачак
Электрон мәгълүматлы паспорт банка картасы кадәр зурлыктагы пластик картадан гыйбарәт булачак һәм кәгазь паспорттагы бөтен мәгълүматларны үзенә алачак. Бу хакта РИА Новости яза.
Баштарак хәбәр ителгәнчә, цифрлы паспортлар кертү буенча пилот проектын 2021 елның декабрендә Мәскәүдә башларга җыеналар.
«Документ банк картасы кадәр зурлыктагы пластик картадан (ID1 форматы) гыйбарәт булачак. Анда Россия Федерациясе гражданинының кәгазь паспортындагы белешмәләр (яшәү урыны буенча теркәлү, гаилә хәле, балалар турында) булачак», — диелә хәбәрдә.
Гражданин турында төп мәгълүмат картаның үзендә булачак.
Электрон паспорт һәм аны тулыландыра торган мобиль кушымта «дәүләт һәм коммерцияле хезмәтләргә ачкыч булачак, барлык гражданнарны да квалификацияле электрон имза белән тәэмин итәчәк». Кәгазь паспорт белән чагыштырганда аның саклану дәрәҗәсе югарырак булачак, югалткан очракта аны тиз арада блокларга була.
Мәскәү пилот зонасында хокукый һәм техник характерда электрон паспортны эшләтеп җибәрүгә әзерлек эшләрен 2021 елның 1 декабренә кадәр башкару планлаштырыла.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 10:16Коронавирусны «юк итәргә» сәләтле эчемлек билгеле Кара чәй антиковидлы эффектка ия2800
-
21 гыйнвар 2021 - 09:04Гүзәл Уразова дүртенче баласын Илдар белән бергә бәбиләячәкме? Бала табу срогы билгеле8400
-
12 гыйнвар 2021 - 13:04ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Әгерҗедә булып китте
-
12 гыйнвар 2021 - 13:03Әгерҗедә чаналар фестивале гөрләде
-
20 гыйнвар 2021 - 18:00Әгерҗедә район башлыгы кубогына чаңгы ярышлары узачакЯрышлар бу җомгада узачак6600
-
21 гыйнвар 2021 - 10:44Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.290000
-
21 гыйнвар 2021 - 10:16Коронавирусны «юк итәргә» сәләтле эчемлек билгеле Кара чәй антиковидлы эффектка ия2800
-
21 гыйнвар 2021 - 09:04Гүзәл Уразова дүртенче баласын Илдар белән бергә бәбиләячәкме? Бала табу срогы билгеле8400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика