Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әллә азрак эчәбез инде?

    Татарстанда быелның беренче яртысында җан башына легаль исерткеч эчемлек куллану 9,1 литрга төште. Ә узган елның шул чорында ул 10,6 литр иде. Әллә азрак эчә башладык инде? Әгерҗе районында да 2012 елда җан башына 8,6 литр спиртлы эчемлек туры килгән. Ә быел 7,5 литр эчкәнбез. Татарстанда тикшереп кибет киштәләренә чыгарылган...

    Татарстанда быелның беренче яртысында җан башына легаль исерткеч эчемлек куллану 9,1 литрга төште. Ә узган елның шул чорында ул 10,6 литр иде. Әллә азрак эчә башладык инде?
    Әгерҗе районында да 2012 елда җан башына 8,6 литр спиртлы эчемлек туры килгән. Ә быел 7,5 литр эчкәнбез.
    Татарстанда тикшереп кибет киштәләренә чыгарылган исерткеч эчемлекләрне сату 14 процентка кимегән. Әгерҗе районында да, узган ел белән чагыштырганда, 13 процентка кимрәк спиртлы эчемлек сатылган.
    Кулланучылар игътибарына: әгәр сез начар сыйфатлы товарга юлыксагыз яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтсәләр, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итегез: "кайнар линия" телефоны (8552) 714303.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: