Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эшсез торсам – авырыйм

Күп кенә сау-сәламәт авыл яшьләре дә мондый хуҗалыкны алып барырга җөрьәт итми бүген. Иж-Бубыйда яшәүче II группа инвалид, 62 яшьлек Нәсимә САДРЕТДИНОВАның хуҗалыгында 1 баш сыер, 2 тана, 1 үгез, 6 сарык, 30дан артык тавык, өч оя каз бар. Шушы көннәрдә тагын 40 каз бәбкәсе алырга ниятли. "Болар булмаса, мин...

Күп кенә сау-сәламәт авыл яшьләре дә мондый хуҗалыкны алып барырга җөрьәт итми бүген. Иж-Бубыйда яшәүче II группа инвалид, 62 яшьлек Нәсимә САДРЕТДИНОВАның хуҗалыгында 1 баш сыер, 2 тана, 1 үгез, 6 сарык, 30дан артык тавык, өч оя каз бар. Шушы көннәрдә тагын 40 каз бәбкәсе алырга ниятли. "Болар булмаса, мин чиргә сабышам", - ди ул.
Моңа 50 сутый бәрәңге бакчасын, печән, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларын да өстәсәң, "сөбханаллаһ" диясе генә кала. Яшелчә бакчасының зурлыгын раслар өчен, анда 250 төп помидор, 90 төп кәбестә, зур-зур түтәлләрдә кишер, чөгендер, суган, сарымсак, ташкабак, кабак, кыяр үсүен генә дә әйтү җитәдер. Ирексездән, күңелгә: "Бу кадәр эшне авыру кеше берьялгызы ничек башкара икән соң?" - дигән сорау килә. "Мин 15 яшемдә аяксыз калдым, 5 ел урын өстендә яттым. Укытучылар өйгә килеп укыттылар, аннан кичке мәктәпне тәмамладым. Читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтерлыкка укыдым. Миңа Ходай аякка басарга ярдәм итеп кенә калмады, тормыш көтәрлек көч-куәт, аң-зиһен дә бирде. Шуңа күрә адым саен Раббыбызга рәхмәт укыйм", - ди ул, уйларымны сизгәндәй. 35 елдан артык колхозда бухгалтер булып эшли, хезмәтендә һәрчак мактаулы була. Эшләгән елларында да ире Миннәхмәт белән күпләп терлек асрыйлар. Тырышлыклары бәрабәренә менә дигән йорт, мунча, каралты-кура тергезәләр. Тик 2000нче елда ире фаҗигале төстә вафат була. "Аның вафатыннан соң тормыш беразга тукталып калгандай булды. Тик үземне кулга алмый мөмкин түгел иде", - ди Нәсимә апа. Болай дип әйтүенең үз сәбәбе - 51 ел дөм сукыр яшәгән әнисе дә аның тәрбиясендә була. Ире вафатыннан соң 1 ел узгач, кызына бик тә рәхмәтле булып, хәер-фатихаларын куеп, әнисе дә мәңгелеккә күчә. Бүгенге көндә бертуган сеңлесе Асия һәм аның ире Гөлүс - Нәсимә апаның төп ярдәмчеләре. Тик ул һич кенә дә башкаларга салынып тора торганнардан түгел. Әнә, узган ел "Россельхозбанк"тан башта 150 мең сум ташламалы кредит алып, сыер сатып алган, каралты-курасын ремонтлаткан. "Инде болай да абзар-кураларны ремонтлатырга кирәк иде. Пугачеводагы шартлаулар бу эшне тизләтте генә. Абзар түбәләрендәге шифер ватылып беткән иде", - ди ул. Аннан тагын шул ук банктан 50 мең сум субсидияле кредит алып, 150 каз сатып алган, шуның 100е - "50х50" программасы буенча. "Элек казларны Глазовка кадәр үк барып ала идек. Хәзер акчаң булса, өйгә үк китереп бирәләр. Акча белән дә ярдәм итә бит Хөкүмәтебез. Мин мондый аз процентлы кредитлар алу мөмкинлеге булуына бик сөенәм. Субсидиясе дә вакытында кайта, мин бик канәгать. Авыл хуҗалыгы идарәсе, банк хезмәткәрләре кирәкле документларны да тиз арада җыярга ярдәм иттеләр. Кредитны түләр өчен ай саен банкка да барып йөрмим - пенсия акчамнан гына тотып калалар", - ди ул чын күңелдән сөенеп. Казларының барысының да көзгә исән-сау үсүенә аларны сабыйны карагандай тәрбияләве дә, йортының су буенда гына урнашуы да, тирә-якта яшел үләнле болынлык булуы да йогынты ясагандыр. "Елның-елында казларым үсеп җиткәнче үк итен сатып алырга теләүчеләр өйгә шалтырата башлый", - ди ул. Әнә, узган ел да түшкәсен 1 мең сумнан өйләренә үк килеп алып киткәннәр. Каз мамыгына килосын 500 сумнан Киров өлкәсенә озаткан. "Ел буе суткычтан каз мае өзелми. Каз мае белән пешергән камыр ризыкларының тәмен уңган хуҗабикәләр яхшы белә инде", - ди Нәсимә апа. Йомырка сатып та ярыйсы гына табыш ала, ә менә сөт көне-көне белән үзебезгә дә тотарга калмый, сатып алып бетерәләр, ди. Менә шулай, "бүре дә тук, кәҗә дә исән" дигәндәй, тырышып көн күргәч, үзенә дә җитә, ярыйсы гына кереме дә бар.
Җәйләрен Нәсимә апаның "эш көне" иртәнге 3-4тә үк башлана. "Торам да, үземә көндәлек план төзеп куям", - ди ул. Авылларыбызны нәкъ менә Нәсимә апа кебек тырыш, уңган, җир тәмен белүчеләр яшәтә бит. Ничек хөрмәт итмисең инде мондый авыл уңганнарын?!
PS: быелның 5 аенда районыбызда яшәүчеләр шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен 164 ЛПХ кредиты алганнар инде, шуның 117се - "Россельхозбанк"тан, 15е - "Саклык банкы"ннан, 25е - "Татфондбанк"тан, 7се - "Ак Барс банк"тан. Узган ел шушы чорга бу сан 65 кенә булган. "Хәзерге вакытта без ЛПХ кредитын 14% белән бирәбез. Әлеге сан үзгәрергә дә мөмкин. Бу кредит ике төрле: субсидияләнә һәм субсидияләнми торганы бар. Әгәр кредит терлекчелекне үстерү, мал-туар өчен абзарлар төзү кебек максатларга тотыла икән, 8%ы субсидия буларак кире кайтарыла, ә инде йортын төзекләндерү һәм шуңа охшаш башка ният белән алына икән, ул чакта субсидия түләнми. Без һәр кешегә уңайлы шартларда ЛПХ кредиты бирергә әзер", - ди "Россельхозбанк"ның Әгерҗедәге начальнигы Фәридә Хәдимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев