Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Эшеңне үстерергә хөкүмәт ярдәм итә

Татарстанда Икътисад министрлыгы оештырган "Лизинг-грант" программасы буенча документлар кабул итү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча акчаның 30 проценты авыл эшмәкәрләренә гаилә хуҗалыкларын үстерүгә бирелә. Техника һәм җиһазлар лизингка түләүләрне субсидияләү белән 1-5 елга бирелә. Субсидия түбәндәге очракларда бирелә: - конкурска заявка биргәндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү вакыты бер елдан...

Татарстанда Икътисад министрлыгы оештырган "Лизинг-грант" программасы буенча документлар кабул итү дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча акчаның 30 проценты авыл эшмәкәрләренә гаилә хуҗалыкларын үстерүгә бирелә. Техника һәм җиһазлар лизингка түләүләрне субсидияләү белән 1-5 елга бирелә. Субсидия түбәндәге очракларда бирелә:

- конкурска заявка биргәндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү вакыты бер елдан ким булганда, лизинг килешүе суммасының 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан артык түгел;
- эшмәкәрлек вакыты бер елдан артык булганда, лизинг килешүе суммасының 30 проценты күләмендә, ләкин 3 миллионнан артык түгел.
Программада 250 кешедән дә ким булмаган эшчесе булган кече һәм урта эшмәкәрләр - фермер хуҗалыклары, индивидуаль эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша ала.
Конкурс тәртипләре белән ТР Иктисад министрлыгының "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау", "Эшмәкәрлекне яклау программмасы", "Лизинг-грант программасы" рәсми сайтларында танышырга була. Белешмәләр өчен телефон 8(843) 5249090. Икътисад министрлыгының адресы 420021, Казан, Московская урамы, 55.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев