Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эшләренең очы-кырые юк

Быел капиталь ремонт программасына кертелгән коррекцион мәктәп-интернат, Көчек, Салагыш, Красный бор мәктәпләрендәге эшнең барышы, чын мәгънәсендә, "баш авыртуы"на әйләнде. Һәр сишәмбедә район хакимиятендә үтә торган әлеге мәктәпләр директорлары һәм подрядчы оешма җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәне бу атнада Валерий Макаров коррекцион мәктәп-интернаттан башлады. Бирегә керү юлында ук район башлыгы: "Агрызтрансстрой" оешмасына берьюлы...

Быел капиталь ремонт программасына кертелгән коррекцион мәктәп-интернат, Көчек, Салагыш, Красный бор мәктәпләрендәге эшнең барышы, чын мәгънәсендә, "баш авыртуы"на әйләнде. Һәр сишәмбедә район хакимиятендә үтә торган әлеге мәктәпләр директорлары һәм подрядчы оешма җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәне бу атнада Валерий Макаров коррекцион мәктәп-интернаттан башлады.
Бирегә керү юлында ук район башлыгы: "Агрызтрансстрой" оешмасына берьюлы дүрт мәктәпне капиталь ремонтка биреп, нык ялгыштык. Уку елы башланырга ике атна гына калып барганда бүген биредә эш кырмыска оясындагы кебек кайнарга тиеш. Ә монда нәрсә күрәбез? 5-6 эшче сәгать 8дә дә эшкә тотынмаганнар. 1 сентябрьгә мәктәпне өлгертү өчен хәзер кимендә 30-40 эшче кирәк монда. Шундый җаваплы эшкә шулхәтле салкын караучы төзелеш оешмасын беренче күрәм", - дип җан авазын белдерде. "Капиталь ремонтка 10 миллион сум акча бирелгәч бик сөенгән идек. Ләкин җәй буена төзүчеләр белән җәфа чигәбез", - дип зар-моңын сөйләп алды директор Фәридә Закирова да. Дөрестән дә, монда тулысынча әзер бер генә кабинет та, коридор да юк. Эшләренең очы-кырые да күренми. Ремонт эшләрен төгәлләгәч, уку елы башланганчы укытучы һәм техник хезмәткәрләргә буяу, җыештыру эшләрен дә башкарып чыгасы бар бит әле.
Валерий Макаров һәр кабинетка кереп, башкарган эшләренең сыйфатын тикшереп, җитешсезлекләрен тиз арада бетерергә, төп ремонт эшләрен уку елына теләсә нинди юл белән төгәлләргә әмер бирде. Чөнки 1 сентябрьдә авыллардан килгән 31 бала биредә укый һәм яши башларга тиеш. Рамил Мифтахов җитәкләгән подрядчы оешма төзүчеләренең эшкә үтә салкын каравын үз күзләребез белән дә күрдек. Без килгәндә тәмәке көйрәтеп утыручы эшчеләр без аннан чыгып киткәндә иртәнге тугызда да әле эшкә керешмәгәннәр иде.
Район башлыгы аннан соң 4нче мәктәпкә юл тотты. Биредә Али Ибраһимов җитәкләгән "МирСтрой" эшчеләре капиталь ремонт алып бара. Бу мәктәпкә керү юлында ук төзүчеләрнең эшкә зур җаваплылык белән каравын күрергә була. Мәктәп эчендә дә төзүчеләр соңгы эшләрне башкаралар иде. Әлеге подрядчы оешманың эше турында газетаның киләсе санында укырсыз.
... Менә ике төзелеш оешмасы һәм аларның республика программасын үтәүгә, яңа уку елына мәктәпләрне яхшы сыйфатлы итеп төзекләндерүгә ике төрле карашы. Ничек кенә тәнкыйтьләсәк тә, "Агрызтрансстрой" җитәкчелеге 4 мәктәптә дә 1 сентябрьдә укучыларны кабул итү өчен капиталь ремонт эшләрен төгәлләү ысулын ашыгыч төстә табарга тиеш.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев