Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эш атнасының озынлыгы кимергә мөмкин

Дүрт көнлек эш атнасына күчү турында сөйләшә башлаганнар

Россиядә янә дүрт көнлек эш атнасына күчү турында сөйләшә башлаганнар. Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, дүрт көнлек эш атнасына күчү турында фикер алышуларны яңартып җибәрергә кирәк, дип белдергән.

“Хезмәткәрләренең байтак өлешен өйдән торып эшләүгә күчерә алган эш бирүчеләр кризисны җиңелрәк уздырды яки уздыра. Әмма моны кайда мөмкин, шунда гына хәл кылырга була. Мондый белгечләр үзләренең оешмаларына килеп туган яңа шартларга тизрәк җайлашу мөмкинлеге бирә. Икенче яктан, “удаленка”да хезмәткәрләрнең хокукларын яклауга, эш һәм ял вакытларын планлаштыруга бәйле байтак кына кыенлыклар да туды”, – дип билгеләп үткән Дмитрий Медведев “Ачык инновацияләр” форумында.

Россиянең элекке Хөкүмәт башлыгы Россиядә мәшгульлекнең яңа формалары буенча хезмәт законының үзгәртелә башлавын басым ясап әйткән. Шул ук вакытта Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе секретаре Олег Соколов белдергәнчә, беренче чиратта ясалырга тиешле адым – дүрт көнлек эш атнасына күчү түгел, ә эш атнасы озынлыгын 40 сәгатьтән киметү.

Чыганак

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев