Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Эш батыры – ил батыры”

"Эш батыры - ил батыры" диләр безнең халыкта."Табыннарыбызны ипиле итүче, басу-кырларда үскән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен таң белән торып, төн урталарына кадәр ялсыз, бәйрәмсез эшләүче, авырырга да вакытлары булмаган игенчеләр - чын Җир кешеләре һәм алар олы ихтирамга лаек", - диде район башлыгы Фәрит Габбасов иң алдынгы комбайнчыларны хөрмәтләү...

"Эш батыры - ил батыры" диләр безнең халыкта."Табыннарыбызны ипиле итүче, басу-кырларда үскән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен таң белән торып, төн урталарына кадәр ялсыз, бәйрәмсез эшләүче, авырырга да вакытлары булмаган игенчеләр - чын Җир кешеләре һәм алар олы ихтирамга лаек", - диде район башлыгы Фәрит Габбасов иң алдынгы комбайнчыларны хөрмәтләү тантанасында.
Быелгы урып-җыю башлангач, район башлыгы үз фондыннан иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга 100 мең сум күләмендә премия бирү турында карар кабул иткән иде. Шөкер, узган елгы корылыктан соң быел районыбыз басуларыннан мул уңыш җыеп алынды. Әлеге зур байлыкны җыеп алуда аеруча тырышып эшләгән комбайнчылар бу атнада Тирсә Мәдәният йортына җыелдылар. Фәрит Габбасов, агрофирма директоры Илгиз Салихов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин аларга район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм премияләр тапшырдылар. Менә алар - авыл хуҗалыгының авыр йөген сабыр гына тартып баручы, иң күп ашлык суктырган хезмәт батырлары:
Нияз Хуҗин, 3030 тонна ашлык суктырган. 25 мең сум премия белән бүләкләнде.
Анатолий Самарин, 2006 тонна. 25 мең сум премия.
Феодр Юзаев, 2645 тонна. 15 мең сум премия.
Владимир Атнабаев, 1923 тонна. 15 мең сум премия.
Рифат Газизов, 1617 тонна. 10 мең сум премия.
Илдус Гыйльмегаянов, 1899 тонна. 10 мең сум премия.
"Иген мул булса, безгә дә эшләве күңелле, акча да эшли алабыз. Сәламәтлек булса, киләсе елларда да комбайн штурвалы артына утырачакбыз. Хезмәтебезне шулай зурлаганнары өчен район һәм агрофирма җитәкчеләренә рәхмәт", - диделәр хезмәт батырлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев