Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эшкә бәйрәмгә кебек барам

Габденур ЗАКИРОВ - "ЖилЭнергоСервис" ширкәте оешканнан бирле биредә ун ел эшләүче бердәнбер хезмәткәр. 1 мартта ул да ширкәттә эшли башлавының ун еллыгын бәйрәм итә. ҮКЕНМИМ 2005 елда Әгерҗедә "Йорт электр челтәрләре" булып оешкан предприятиегә җитәкче итеп билгеләнгән Рифкать Зарипов моңа кадәр ведомстводан тыш сак хезмәтендә бергә эшләгән Габденурны да эшкә...

Габденур ЗАКИРОВ - "ЖилЭнергоСервис" ширкәте оешканнан бирле биредә ун ел эшләүче бердәнбер хезмәткәр. 1 мартта ул да ширкәттә эшли башлавының ун еллыгын бәйрәм итә.
ҮКЕНМИМ
2005 елда Әгерҗедә "Йорт электр челтәрләре" булып оешкан предприятиегә җитәкче итеп билгеләнгән Рифкать Зарипов моңа кадәр ведомстводан тыш сак хезмәтендә бергә эшләгән Габденурны да эшкә чакыра. Һәм ялгышмый: төгәл, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы IV разрядлы Габденур монда җиң сызганып эшкә керешә.
- Минем белән бергә электриклар Дамир Гыймазетдинов һәм Илгизәр Исламов та эшли башлады. 40 күпкатлы йорттагы щитларга, подъезддагы утларга хезмәт күрсәтү төп бурычыбыз иде. Дөрес, беренче вакытта авырлыклар да булды. Чаллыдагы төп оешмадан электриклар, мастерлар килеп безне эш серләренә өйрәттеләр, - ди Габденур үткәннәрне искә алып.
Бер елдан предприятиегә яңа эшләр йөкләнә: аларга бурычлыларның утларын өзүне, тимер юл карамагындагы йортларга хезмәт күрсәтүне йөклиләр. Гомумйорт счетчиклары кую, подстанциядәге счетчикларны алыштыру да әлеге предприятиегә тапшырыла. Әлбәттә, өч электрик белән генә бу кадәр эшне башкару җиңел булмый. Коллектив тагын да тулылана. 2009 елда Габденур Закировны мастер итеп билгелиләр.
- Рифкать Миңнеханович белән бик килешеп эшләдек. Үзенә дә, кул астында эшләүче хезмәткәрләргә дә таләпчән булды ул, - ди Габденур.
Рифкать Зарипов Казанга эшкә алынгач, 2010 елда "ЖилЭнергоСервис" ширкәте җитәкчесе итеп билгеләнгән Илфат Ямалиев коллектив алдына яңа бурычлар куя,
эш күләме арта.
- Илфат Ильясовичның коллектив белән һәрвакыт киңәшләшеп, мәсьәләне уртага салып хәл итүе, эзләнүе, ир-егетләрдән генә торган коллективны бер йодрыкка төйнәп тотуы ошый, - ди Габденур.
Мәктәпләргә, балалар бакчаларына, шәһәрдәге урам утларына хезмәт күрсәтәләр. Авылларда баганадан өйгә кадәр кабель сузу да - "ЖилЭнергоСервис" карамагында. Узган ел республика программасы буенча берничә авылда һәм шәһәрдә светодиод лампалар куюны башкардылар. Бу программа әле быел дә дәвам итәчәк.
- Безгә бәйрәмнәрдә дә ял бик эләкми. Үзебезнең эштән тыш, өстәмәләре дә җитәрлек була. Мәсәлән, шәһәр үзәгендәге Яңа ел чыршысын бизәү елның-елында безгә йөкләнә. Әмма эш авыр, җитешеп булмый дигән зарлану сүзен беркемнән дә ишетмәссең, - ди Габденур.
Коллективның яшь, энергияле булуына да сөенәләр генә. Күбесе әле 30га да җитмәгән электр монтерлары биредә.
- Егетләрнең дуслыгын, тату эшләүләрен, бер-берсенә булышырга әзер торуларын ничек мактап телгә алмыйсың? Эштән соң йә бәйрәмнәрдә андый-мондый хәл чыкканда ник берсенең мин баралмыйм дигәне булсын, - ди Габденур егетләрне мактап.
- Безнең коллективта хатын-кызлар бармак белән генә санарлык. Лилия Миңнемөхәммәтова - иң тәҗрибәле хезмәткәрләребезнең берсе. Ул - яшьләргә үрнәк, - ди Габденур.
Әнә шулай, бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп эшлиләр биредә. Проблемалар килеп чыкса, иң беренче Габденур бара. Отчет, килешүләр төзү дә, материалларга заявкалар җибәрү дә - аның карамагында.
Менә шулай, 5 яшендә ток суккач, минем гомергә дә электрик буласым юк дигән Габденурның бу һөнәрне сайлавына да 30 ел тула икән.
- Бу һөнәрне сайлавыма беркайчан да үкенгәнем булмады, - ди ул.
ЮБИЛЕЙЛАР ЕЛЫ
Гомумән, Габденур Закировның быел юбилейлар елы. Майда - 50 яшьлек юбилее. Хатыны Светлана да алтын юбилеен билгеләп үтәчәк. Уллары Илмирга да - 10 яшь.
Габденурның тәмле итеп ашарга пешергәнен, бигрәк тә балык кыздырырга, пылау пешерергә яратканын коллективта да беләләр. Җәй көне бакчада чәчәкләр үстерә, көзен урманга гөмбә җыярга йөри ул. Яшьрәк чакта "Зенит" фотоаппаратына төшергән табигать күренешләрен карап хәзер дә хатирәләргә бирелгән чагы да еш була. Ул - бәйрәмнәрне оста итеп алып та бара, матур итеп җырлый да. Ә гаиләсендә Габденур - якыннары өчен өзелеп торучы ир, әти.
- Хатыным Светлана белән унбер ел яшибез, ник бер сүзгә килгән булсын. Эштә тоткарланып соң кайтсам да, ялларда эшкә чыгып китәргә туры килсә дә тавышын күтәргәне юк. Гаиләдә татулык булганда, эшкә дә бәйрәмгә барган кебек барасың, - ди Габденур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев