Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Эшкә биреп чын күңел

    Без бу һөнәр иясе итеп ир-егетләрне күрергә күнеккән. Ә менә "Хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте төзелеш мастеры, Татарстанның атказанган төзүчесе Фәйрүзә БАКАСОВА шушы оешмада инде 35 ел эшли, шуның 13 елын - мастерлык эшендә. "Коллективыбыз дус-тату, шуңа күрәдер, гомер узганы сизелми дә", - ди күптән түгел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән...

    Без бу һөнәр иясе итеп ир-егетләрне күрергә күнеккән. Ә менә "Хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте төзелеш мастеры, Татарстанның атказанган төзүчесе Фәйрүзә БАКАСОВА шушы оешмада инде 35 ел эшли, шуның 13 елын - мастерлык эшендә. "Коллективыбыз дус-тату, шуңа күрәдер, гомер узганы сизелми дә", - ди күптән түгел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән төзелеш ветераны.

    Тумышы белән Можгадан ул, ул кечкенә вакытта әти-әнисе Әгерҗегә күчеп килә. 74нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ижауның Машиналар төзү заводына эшкә урнаша. Тик әтисе Хавизның төзүче булуы йогынты ясыймы, шушы һөнәрне үзләштерү теләге белән Саратов төзелеш техникумына укырга керә.

    Әгерҗедә хезмәт юлын 184нче төзелеш-монтаж поездында башлый. Ә 1977 елда МСОга урнаша. "Мине инженер-төзүче итеп алдылар. Ул чакта җитештерү-техник бүлеге белән Людмила Кондратова җитәкчелек итә иде. Хезмәтемнең барлык нечкәлекләренә төшенергә ярдәм иткәне өчен әле дә рәхмәт укыйм аңа. Ни кызганыч, гомере генә кыска булды. 64 яшенә кадәр эшләде, 66 яшендә дөнья куйды", - дип искә ала Фәйрүзә Хавизовна.

    Мастер итеп күчерелгәч, аның бригадасына беренче эш итеп Әгерҗедә почта элемтәсе бинасын ремонтлау тапшырыла. Ул чакта МСО белән җитәкчелек иткән Наил Хәкимов алар эшенә "5"ле куя. Инде ул еллардан соң оешма күпме үзгәрешләр кичергән, ничә җитәкче алышынган. Ә менә Фәйрүзә Хавизовнага хас тырышлык, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү, тәвәккәллек кебек сыйфатлар гына һаман үзгәрешсез кала бирә. Аның кулы астында эшләүче 20дән артык ир-егет нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен чиксез ихтирам итәләр мастерларын. "Безнең өчен остаз да, икенче әни дә ул. Бервакытта да кабинетта кәгазьләргә күмелеп утырганын күрмибез. Ул һәрвакыт безнең арада. Кирәк икән, кулына көрәк тә, балта да ала. Ә документлар тутырырга кайчан җитешәдер дип аптырыйбыз", - ди балта остасы Илдар Миннеханов һәм: "Ул ялга китсә, ничек эшләрбез, дип борчылабыз. Әле тагын күп еллар бергә эшләсәк иде тетя Фая белән", - дип өстәп тә куя.

    Реклама

    Шушы еллар эчендә шәһәрдә, авылларда күпме объектларга яңа төсмер биреп, күпмесен сафка бастырырга туры килгән?! Узган ел Фәйрүзә Хавизовна җитәкчелегендәге бригада төзекләндергән объектлар арасында 8нче балалар бакчасы да бар. "Андый төзүчеләр белән эшләве дә күңелле. Һәр эшне безнең белән киңәшләшеп, төгәл итеп башкардылар. Коллективыбыз алар эшеннән канәгать калды", - ди бакча мөдире Людмила Колесникова. Ә быел Гоголь урамындагы 1нче, Гагарин урамындагы 14нче, Исәнбай мәктәбенә капиталь ремонт ясау алар җаваплылыгында булачак. Моның өстенә, Ометов урамында ветераннар өчен төзелә торган 15 фатирлы йортны да май аенда кулланылышка тапшырырга кирәк. "Объектларны үз вакытында тапшыру өчен, вакыт белән исәпләшми, еш кына ял көннәрендә дә эшләргә туры килә. Тик ничек кенә авыр булмасын, егетләр сынатмыйлар", - ди мастер, һәркайсына рәхмәтле булып.

    Ә менә үзе кичке 9-10нарга кадәр калып эшләргә туры килгән чакларда да өенә тыныч күңел белән кайта. "Ирем Евгенийга рәхмәтем зур. Эшемнең нинди җаваплы булуын аңлап, һәрчак ярдәм итә", - ди бәхетле елмаеп. Гаилә корып яшәүләренә быел 40 ел була аларның. Гомере буе машинист булып эшләгән Евгений Иванович бүген лаеклы ялда. Хатыны кайтуына ашавын да әзерли, фатирны да тәртиптә тота. Уллары да әтиләре һөнәрен сайлаган: Сергей да, Алексей да - машинистлар. "Киленнәрем - кызларым кебек. Очрашсак, сөйләшеп туя алмыйбыз", - ди әни кеше өчен моның нинди зур шатлык булуын яшермичә. Аларның хәтта туган көннәре дә бер-бер артлы: Фәйрүзә Хавизовнаныкы - 24 февральдә, кече килене Әлфиянеке 24 мартта, олысы Зөлфиянеке - 24 апрельдә. Оныклары Глеб, Данил, Артур да - әби-бабайлары йортында көтеп алынган кунак.

    Үз куллары белән ремонтлаган фатирларында да аның оста кулларын абайламый мөмкин түгел: һәр почмактан зәвык, гүзәллек бөркелеп тора. Гөлләргә күмелгән бүлмәләрнең ниндидер үзләренә тарту көчен бар сыман. Менә шулай, үзе дә сизмәстән, шәһәр, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертеп, гаиләсенә җылы учак булдырып, һәрьяклап матурлык тудырып яши бүген Фәйрүзә Бакасова. Татарстаннаң атказанган төзүчесе, "Росагропромстройның Мактаулы төзүчесе" билгесе, күпсанлы Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән бу гүзәл затның матур эшләре дәвамлы булсын иде.

    Дания АБЗАЛИЕВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: