Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эшләре җырлап бара

Иске Эсләктәге кунакханә-ашханәдә эшләүче бу ягымлы пешекче апалар янында вакыт узганын сизмисең дә: йә мәзәк сөйләп көлдерәләр, йә гыйбрәтле хәлләрне искә төшерәләр, йә җырлап күңелне күтәрәләр. Ә кулларына күз иярми үзләренең. Иртән комбайнчыларны тәмле ботка белән сыйлап эшкә озатканнан соң төшке аш әзерләргә керешәләр. Анысы басуга озатыла. Бүген менюда кайнар...

Иске Эсләктәге кунакханә-ашханәдә эшләүче бу ягымлы пешекче апалар янында вакыт узганын сизмисең дә: йә мәзәк сөйләп көлдерәләр, йә гыйбрәтле хәлләрне искә төшерәләр, йә җырлап күңелне күтәрәләр.
Ә кулларына күз иярми үзләренең. Иртән комбайнчыларны тәмле ботка белән сыйлап эшкә озатканнан соң төшке аш әзерләргә керешәләр. Анысы басуга озатыла. Бүген менюда кайнар аш белән итле бәрәңге боламыгы булачак. Аннан кичке аш, кырдан комбайнчылар кунакханәгә кайтуга төнге сәгать 11-12ләргә тагын кайнар ризык әзерләргә кирәк.
Менә шулай, таңнан башлап төн урталарына кадәр аш-су тирәсендә мәш киләләр Разия ТИМЕРКӘЕВА, Резидә ШӘЙХЛИСЛАМОВА, Илсөяр ФӘЙЗУЛЛИНА. Механизаторлар язгы кыр эшләренә чыгуга тынгысыз хезмәтләре башлана аларның һәм кара көзгә кадәр шулай дәвам итә.
- 21 ел шушы хезмәттә инде мин, Ижауда да ашханәдә эшләдем, хәзер менә туган авылымда шушы эшемне дәвам итәм, - ди IV разрядлы шеф-повар Разия апа.
Ул - биредә өлкән пешекче. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарганы, төгәллек, чисталык таләп иткәне өчен хөрмәт итәләр аны хезмәттәшләре.
- Үзе дә йокы күрми, безгә дә тынгылык юк. Җәй көне иртәнге сәгать өчтән җиләккә алып чыгып китә, иртәнге 4ме ул, 5ме эшкә чакыра. Кызу эш чорында ял да күрмибез, каладан балалар кайтканда да өйдә булганыбыз юк, - диләр Резидә һәм Илсөяр ханымнар.
Бу сүзләрне зарланып, Разия ханымга үпкәләп әйтмиләр алар. Бер-берсеннән башка эшләүләрен күз алдына да китермиләр.
- Без һәркемне "Рәхим итегез!" дип каршы алабыз, ачык йөз, тәмле телебезне кызганмыйбыз, мәзәк сөйләп күңелләрен дә күтәрәбез, - ди Разия ханым.
Бу апаларның эшеннән һәркем канәгать. "Ризыклары телне йотарлык була", - диләр комбайнчылар.
Урып-җыю эшләре Иске Эсләк, Үтәгән басуларында барганда 200әр эшчегә ашау әзерләгәннәр алар. Биектау, Көчек һәм башка ерак авыллардан уракка килгән комбайнчылар төн кунарга да биредә калалар. Арып-талып кайткан механизаторларга - өстәл тулы тәмле ризык, чиста урын-җир. Алар эштән кайтуга мунчага кадәр ягып торалар бу апалар.
- Авыр эштән соң үзләрен өйләрендәге кебек хис итсеннәр өчен тырышабыз инде. Алар эштән кайтмыйча өйләргә таралышмыйбыз. Кичкә мич ашлары да пешерәбез: бәлеш, шәңгә, өчпочмактан өзгәнебез юк. Мантыны да бик яратып ашыйлар, - ди Разия апа.
Быел әзерләгән кайнатмалары да - механизаторларның өстәл түрендә. Яшелчәләрне дә өйдән алып килгәннәр.
- Бер әйберне дә жәлләмибез. Ходай биргән бит ул яшелчә, җиләк-җимешне. Ризык тәмле, өстәлләр матур булсын өчен тырышабыз, - ди Резидә апа.
Иң нык сөенгәннәрне - быел ашханәгә җылылык кертелүдер. Моңа кадәр кышкы салкыннарда мичкә ягып чиләнгән апаларның эшләре җиңеләя болай булгач.
- Кышларын күп вакытта өйдә тора идек, быел җылылык уздырылгач эшкә чыгарбыз, мөгаен. Хәер, безнең кышларын да тик торганыбыз юк. Туйларга, юбилейларга чәкчәкләр, тәмле пироглар, тортлар пешерәбез. Заказлар килеп кенә тора, - ди Разия апа.
- Безнең чәкчәкләр Ижау, Себер, Казахстан, Украинага кадәр китте инде. Бер заказ биргән кеше, икенче тапкыр тагын килә, - ди Илсөяр апа.
Әле алай гына да түгел, апалар - җыр-моңга гашыйк кешеләр. Илсөяр апа күп еллар Мәдәният йортында эшләгән. Резидә белән икесе бик матур җырлыйлар. Яңа ел тамашасына костюмнар тегеп киенеп чыгалар. Әле хәзер дә авылдагы талантларны барлап, концерт куярга әзерләнәләр.
Үзләре өйгә кайткан юк, бөтен гомер ашханәдә уза диләр, ә үзләренең, әнә, никадәр планнары.
- Ә бит репетицияне эш арасында да уздырып була, Резидә башлап җыр суза, аңа Илсөяр белән мин кушылам. Менә китә концерт, - ди Разия апа елмаеп.
Ашханәгә керүчеләр бу апаларның талантына, осталыгына сокланып чыга. Менә шулай күңелле итеп эшләгәч, тормышлары да, эшләре дә җырлап кына барадыр кебек тоела.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев