Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эшмәкәрләргә дә чират җитте

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев катнашында узган киңәшмәсендә күп кенә мөһим мәсьәләләр каралды. Эшмәкәрләргә дә диспансерлаштыру чираты җитү турында шатлыклы хәбәр җиткерелде. Киңәшмә күңелсез хәбәрдән башланды. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре подразделениесе өлкән инспекторы Сергей Трепалин яшүсмерләргә алкогольле эчемлек һәм тәмәке сату очракларына...

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев катнашында узган киңәшмәсендә күп кенә мөһим мәсьәләләр каралды. Эшмәкәрләргә дә диспансерлаштыру чираты җитү турында шатлыклы хәбәр җиткерелде.
Киңәшмә күңелсез хәбәрдән башланды. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре подразделениесе өлкән инспекторы Сергей Трепалин яшүсмерләргә алкогольле эчемлек һәм тәмәке сату очракларына тукталды. Агымдагы елда Сарсак-Омга һәм Әгерҗедә шундый 3 очрак теркәлгән инде. Полиция хезмәткәрләрен мондый закон бозу очракларының авылларда да очравы борчый. "Әгерҗедәге эшмәкәрләрнең сәүдә нокталарын без ныклы контрольдә тотабыз әле. Ә менә авыл кибетләрендә сатучыларыгызны үзегез яхшылап кисәтегез", - диде Сергей Леонидович. Тәртип бозучылар өчен штрафлар да "саллы": гражданнарга - 10нан алып 20гә, җаваплы затларга 30дан алып 40ка, юридик затларга 300дән алып 400гә кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә.
Район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Людмила Дереева РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының шәхси предприятиеләрдә эшләүчеләргә диспансерлаштыру уздыру турындагы фәрманы белән таныштырды. "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында районның барлык эшкә сәләтле халкы тикшерелгән, бары тик бу категория гражданнар гына диспансерлаштыру үтми калган. "Диспансерлаштыру чираты аларга да килеп җитте. Бу чараның төп максаты - авыруны иртә стадиясендә ачыклау", - диде Людмила Федоровна. Уңайлы булсын өчен диспансерлаштыру шимбә көннәрендә булачак. Эшмәкәрләрнең төп бурычы - үз кулы астында эшләүчеләрнең килүен тәэмин итү.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов санитар-экологик икеайлык турында тагын бер кат искә төшерде. Районда 310 кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиесе исәпләнә. Аларның берсе дә бу мөһим чарадан читтә калырга тиеш түгел. Эшмәкәрләр алдында да каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча килешүләр төзү, кибет һәм базар янында чүп савытлары урнаштыру, чишмәләрне чистартуны оештыру, агач-куаклар, чәчәкләр утырту бурычы тора.
Район башкарма комитетында эшләр белән идарә итүче Руслан Иванов үз территорияләре тирәсен тәртиптә тотуга салкын караучы эшмәкәрләр турында тәнкыйть фотоматериаллары тәкъдим итте. Кайсыдыр предприятие тирәсендә төнге ут янмый, кайдадыр зур чүп өемнәре күзгә ташлана. Кайберәүләр коляскада йөрүче инвалидлар өчен пандуслар ясарга тырышкан, тик алар бернинди норма-таләпләргә туры килми һәм бик уңайсыз..
Киңәшмә ахырында Фәнис Нуриев эшмәкәрләрне сөйләшү барышында күтәрелгән һәр мәсьәләгә җитди карарга чакырды. "Законнарны үтәсәгез генә үзегезне дә хөрмәтләрләр", - дип тәмамлады ул киңәшмәне.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев