Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эшмәкәрләрне штрафка тартырга мөмкиннәр

Исегездә тотыгыз

1 июльдә онлайн-кассага күчүнең финал этабы тәмамланды. Бу хакта районара салым инспекциясе хәбәр итә.

Әлеге күчеш, нигездә, шәхси эшмәкәрләргә кагылды, чөнки юридик затлар өчен контроль-касса техникасыннан файдалану болай да мәҗбүри иде.

1 июльдән хезмәткәрләре булмаган һәм үзләре җитештергән товарны сатучы, хезмәт күрсәтүче шәхси эшмәкәрләр өчен дә кассадан файдалану мәҗбүри.
Закон буенча исәп-хисап ясаганда кулланучы касса чегы яки кәгазьдәге бланк бирергә тиеш. Сатып алучы исәп-хисап ясаганчыга кадәр телефон номерын яки электрон почта адресын биргән икән, кулланучы аларга электрон формадагы чек яки бланк җибәрергә бурычлы. 

Касса чегын алганнан соң сатып алучы яки кулланучы “чекларны тикшерү” кушымтасы ярдәмендә чекның дөреслеген тикшерә ала. Тәртип бозулар ачыкланган очракта бу хакта мәгълүматны салым органына юлларга була. 

1 январьдан салым органы касса аппаратларын тикшерүне яңартты. Әлеге тикшерүләр пандемия аркасында тукталып торган иде. Эшмәкәрләрне онлайн-кассадан файдаланмаган, чек бирмәгән, дөрес булмаган реквизитлар кулланган һәм башка гамәлләр өчен штрафка тартырга мөмкинннәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев