Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ЕСИА системасына теркәлдегезме әле

    1 декабрьгә кадәр районда яшәүчеләрнең кимендә 70 проценты ЕСИА системасында теркәлү узарга тиешлеген хәбәр иткән идек инде. Хәзер теркәлү узу өчен мөмкинлекләр тагын да артты. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: ЕСИА - муниципаль һәм федераль масштабларда күрсәтелүче барлык төр электрон хезмәтләрдән файдалану өчен бердәм ачкыч ул. ЕСИАда теркәлү коммуналь хезмәтләр,...

    1 декабрьгә кадәр районда яшәүчеләрнең кимендә 70 проценты ЕСИА системасында теркәлү узарга тиешлеген хәбәр иткән идек инде. Хәзер теркәлү узу өчен мөмкинлекләр тагын да артты.

    Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: ЕСИА - муниципаль һәм федераль масштабларда күрсәтелүче барлык төр электрон хезмәтләрдән файдалану өчен бердәм ачкыч ул. ЕСИАда теркәлү коммуналь хезмәтләр, телефон өчен түләү, үзеңә уңайлы вакытка табибка язылу, баланы бакчага чиратка кую һәм башка шундый көндәлек эшләрне өйдән чыкмыйча гына башкару мөмкинлеге бирә. ЕСИАда теркәлү узган очракта никахны теркәү, права, паспорт алу яки алыштыру өчен дәүләт пошлинасын ташламалы рәвештә түләргә була.

    ЕСИАдан пароль алу өчен күпфункцияле үзәккә (К.Маркс урамы, 20 йорт), Пенсия фонды идарәсенә (К.Маркс урамы, 9 йорт), район хакимиятенең 7нче һәм 20нче кабинетларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән паспорт һәм СНИЛС алырга онытмагыз. Пароль алу - бушлай.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: